Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Инзилә Галиуллина - Әлфия апа Авзалова белән Илһам абый Шакиров истәлегенә

Ике корифейга багышланган шигырь

Рухларын шат кыл, Раббым.Урыннарын җәннәттән ит.Амин.
Ике сандугач сәхнәдә
Гел янәшә йөрделәр
Бергә яшәмәсәләр дә
Хөрмәт итә белделәр.
Ике сандугач сәхнәдән
Моңлы җырлар суздылар
Гомер буе аерылмас
Тугры дуслар булдылар.
Озын телле гайбәтчеләр
Үз җырларын сыздылар
Алар Халык күңелендә
Сүнмәс йолдыз булдылар.
Сәхнәләрдән бер-бер артлы
Ике йолдыз да сүнде
Авыр бушлык били хәзер
Моң-җыр тулган күңелне.
Әлфия апа туган көне
Узды гына бит кичә
Илһам абый да китмәде
Туган көне үтмичә.
Тугры дуслар шундый була -
Хөрмәт итә беләләр.
Яратканнар озак тормый 
Бер-бер артлы китәләр.
Якты йолдызлар да сүнә
Кабынмый яңалары
Оҗмахларда булсын әле
Әлфия апа белән Илһам абый урыннары....

Инзилә160119

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев