Инзилә Галиуллина - "Яңа елның тәүге кары ява"
Шигъри котлау.
Ап ак карлар энҗе бөртеге
Иске елдан калган борчуларны
Күмеп китсен әйдә кар корте.
Ак кар белән яусын ак бәхетләр,
Тик шатлыклар керсен өйләргә. Сөйгәннәрнең җылы назлы кулы
Кочып алсын әле иңнәрдән.
Тәүге күргэн кебек гашыйк булыйк
Сою назга күмик дөньяны.
Ак кар кебек эйдә бөтерелеп
Биеп әйләник без урамны.
Һәр кешене котлыйк бәйрәм белән
Яңа елда бу бит тыелмый.
Шатлык өстик әле күңелләргә Бәхет өләшергә оялмый.
Елмаюлы йөзләр һәрбер җирдә:
Бүген бәйрәм, бүген Яңа ел.
Котлыйм әле барлык дусларымны -
Җылы назга урыйм җаннарын....
Бәйрәм белән, дусларым....
Инзилә Галиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев