Инзилә Галиуллина - "Йөз яшәр наратның күз яшен..."
Рәшит Гәрәй исемендәге премия лауреаты Инзилә Галиуллина иҗаты
- Йөз яшәр наратның күз яшен
Бөртекләп җыйдым да учыма.
Уйладым сабыйдай кызыгып,
Наратның сагызын ясарга.
Кечкенә чакта да гел шулай
Наратның сагызын чәйнәдек.
Әчесе калса да авызда,
Сакланган балачак тәмнәре.
Сумала чәйнәгән чак булды,
Тешләргә сыланды карасы.
Еракмы якынмы белмәссең,
Хәтер һәм балачак арасы.
Бүген дә бик тәмле тоелды,
Нараттан ясалган сагызым.
Шуңадыр истәлек барладым,
Балачак мин шундый сагындым.
Без күптер, булгандыр сезнең дә,
Наратның сагызын чәйнәгән.
Бодайдан да булгандыр
күпләрнең,
Сагызын ясарга өйрәнгән.
Учымда наратның яшьләре,
Саклаган чирләрдән безләрне.
Балачак иленен бер тәме,
Сагызга бәйләде хисемне.
Инзиля090422
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев