Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Инзиля МУЛЛАХМЕТОВА бабасын сагына

Бабаем Мулахметов Мәхмут истәлегенә һәм аның дусларына-чордашларына багышлыйм. Сугыш тәмамланганына 70 ел инде. Ул сугышта минем бабам да катнашкан, аны сагынып, аның белән булган вакытларны искә алып, бу шигыремне аңа багышлап яздым. БАБАЕМА Менә тагын язлар килә җиргә, Ак чәчәккә күмелә бакчалар. Син генә юк янда, бабакаем, Йөрәк кыса, яшьләр...

Бабаем Мулахметов Мәхмут истәлегенә һәм аның дусларына-чордашларына багышлыйм.
Сугыш тәмамланганына 70 ел инде. Ул сугышта минем бабам да катнашкан, аны сагынып, аның белән булган вакытларны искә алып, бу шигыремне аңа багышлап яздым.

БАБАЕМА

Менә тагын язлар килә җиргә,
Ак чәчәккә күмелә бакчалар.
Син генә юк янда, бабакаем,
Йөрәк кыса, яшьләр тамалар.

Жиңу көнен көтеп ала идең
Дусларыңны күрер оченгә.
Алар да юк күптән, син үзеңдә
Керәсең бит сирәк төшләргә.

Сезнең чорга туры килгән бит шул
Ач-ялангач сугыш афәте.
Жир һаманда авыр яралардан
Сыкрый кебек әрнеп ярасы.

70 ел бит инде үтсә дә,

Сугыш инде куптән бетсә дә,
Яралардан сызлый йөрәге.
Ветераннар - илнең терәге.

Каберләре калган күпләрнең
Күз күрмәгән ерак илләрдә
Әти, диеп, дәшәр очен ул, кызлары
Каберләрен эзли читләрдән.

Без бәхетле: бабай янда булды -
Уңган куллы, шаян, жор телле.
Яралары сызлап борчыса да
Сиздермәде безгә, ул тузде.

Язмышыда баштан сыйпамаган:
Пар канатын алган бик иртә,
Дүрт баланы кеше итәр өчен
Булмагандыр аңа җиңелдән.

Тормыш корып яңа баштан
Дүрт баланы кеше иткәннәр
Сагышларны, кайгыларны җинеп
Тормыш йомгакларын сүткәннәр.

Язлар җитсә, һаман куңелем
Сине, бабакаем, сагына.
Жину көне җитсә, костюмына
Медаль-орденнарын тагыла.

Хәтирәләр яңартырга теләп
Мин киләмен Җину паркына.
Хәтирәләр бары хәтирәләр
Куңел топкелендә саклана.

Чордашларын уза урам буйлап
Син дә бар күк шушы сафларда.
Кузем белән эзлим мин ерактан
Белсәмдә мин синең юклыгын.

Берни белән басып булмый икән ,
Син булмагач, авыр бушлыкны.
Жину көне буген шат елмая,
Тик нигәдер дымсу күзләре.
Яраларда чәнчеп куя кебек
Дусларының юк бит күпләре.

Сирәгәя бара аралары
Туктап кала барган көенә.
Чордашларын әгәр очратса,
Бала кебек ул да сөенә.

Жиңу көне бүген - нинди шатлык!
Тыныч аяз безнең иртәбез.
Яудан кайтмый калганнарны
искә алып
Бер минутлык тынлык -
Дәшмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев