Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Камил кияүгә

Үзең чибәр, үзең чиста, Оста идең һәр эшкә. Кемнәр ярдәм сораса да, Каршы килмәдең һич тә. Нигә яман тәкъдир сине Алды безнең арадан. Балаларың "Әти" диеп Хәзер кемгә карарлар? Ничә көннәр салкын суда Ятты бит гәүдәләрең. Нигә Ходай язды икән, Судан итеп әҗәлең. Барлык туганнар җыелды Син төшкән яр буена....

Үзең чибәр, үзең чиста,

Оста идең һәр эшкә.

Кемнәр ярдәм сораса да,

Каршы килмәдең һич тә.

Нигә яман тәкъдир сине

Алды безнең арадан.

Балаларың "Әти" диеп

Хәзер кемгә карарлар?

Ничә көннәр салкын суда

Ятты бит гәүдәләрең.

Нигә Ходай язды икән,

Судан итеп әҗәлең.

Барлык туганнар җыелды

Син төшкән яр буена.

Никтер могҗиза булмады -

Җил булды көн буена.

Алдан планнар төзедең,

Матур итеп яшәргә.

Гаиләң ятим калды инде

Җәйге матур кичләрдә.

Икегез дә бик тырышып,

Матур гомер иттегез,

Өч балага белем биреп,

Зур тормышлы иттегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев