Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

.....Күңел көтә кышны....

Фәридә Сәхәбиева (Гәрәева) - тумышы белән Минзәлә районы, Түбән Тәкермән авылыннан, хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәрендә яши

Шундый яңалык ишеттем әле мин,
Көзне озын була диделәр...
Декабрьнең уртасында гына,
кыш килә дип, хәбәр бирделәр ...(
Көзне кем кыерсытты икән соң?
Хаттә, законнарын үзгәрткән...
Әллә инде кышка үч итепме,
Үз көннәрен тагын күбәйткән??
Көтеп алган ап-ак кышыбызны,
Быел күрсәк ярый ла инде.
Яңа елга, ак мамыктай карлар,
Явып китсә- шәп булыр иде.!!!
Хәзер инде ел фасылларының,
Тәртипләрен аңламассың да!
Бер фасыл, ярты елга сузылса ,
нәрсә булыр. - калганнарына?!
Ә шулай да, күңел кышны көтә!
Сафлык тели, йөрәкләребез.
Кояш көлсен, ап - ак карлар яусын,
Кабул булсын теләкләребез!
Фәридә Сәхәбиева( Гәрәева)
11.11.2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X