Минзәлә
  • Рус Тат
  • Могҗиза

    Туган авылыбызда сугыштан соң Сирәкләнеп калды әтиләр. Шуңа күрә авыр эшләрне дә Башкаралар иде әниләр. Йорт эшләре бар да безнең өстә. Эшләдек без, карышып тормадык. Ә кайчакта, ботен эшне ташлап, Сабыйларча мавыгып уйнадык. Иске агач өйнең ярыгыннан Җилләр үтмәсен дип кышларын, Ялан тәпи белән балчык басып Сылый идек эчен, тышларын....

    Туган авылыбызда сугыштан соң

    Сирәкләнеп калды әтиләр.

    Шуңа күрә авыр эшләрне дә

    Башкаралар иде әниләр.

    Йорт эшләре бар да безнең өстә.

    Эшләдек без, карышып тормадык.

    Ә кайчакта, ботен эшне ташлап,

    Сабыйларча мавыгып уйнадык.

    Иске агач өйнең ярыгыннан

    Җилләр үтмәсен дип кышларын,

    Ялан тәпи белән балчык басып

    Сылый идек эчен, тышларын.

    Балчыгы да безгә якын түгел,

    Минзәләгә чаклы барасы,

    "Поп чокыры" дигән бер урыннан

    Көрәк белән казып аласы.

    Апам белән без дә бер иртәдә

    Алдык көрәк, алдык зур капчык,

    "Уфалла"ны тартып, юлга чыктык

    Алып кайтырга дип ак балчык.

    Барганда ук шактый арылган,

    Капчыкны да озак тутырдык,

    Кайтыр юлга чыккач, хәл алырга

    Басу кырына утырдык.

    Могҗиза димичә, нәрсә дисең,

    Кем соң безне монда туктаткан?!

    Нәкъ безнең каршыда, арыш арасында

    Үсеп утыра бер зур шалкан.

    Ышанмадык башта күзебезгә,

    Шикләнүләр чыкты йөзебезгә...

    Алып, кабыгын әрчеп ташладык,

    Чиратлашып тешләп ашадык.

    Сөйли-сөйли шул зур шалканны

    Сизми дә калдык без кайтканны.

    Бу кыйссаны укып, кайберәүләр

    "че-пу-ха"! дип, көлер.

    Көлсеннәр...

    Ләкин алар безнең балачакның

    Ничек үткәнлеген белсеннәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: