Мәтрүшкәле чәен бар чакта
Мәтрүшкәле чәен бар чакта Нинди чәйләре торсын бер якта. Сыек шәмәхәхәдән гөлләре Савыктыра авырган чакта. Җәй аеның юмарт бүләге Мәтрүшкәле чәем табында. Хуш ис бөрки затлы кесәдән Сулыш алу авыр чагында. Истәлекләр оча җәйләргә Әйтерсең без гөлле аланда. Сандугачлар моңлы көй суза, Мәтрүшкәләр өзеп алганда. Мәтрүшкәле гөлләр чәенең Кем яратмый...
Мәтрүшкәле чәен бар чакта
Нинди чәйләре торсын бер якта.
Сыек шәмәхәхәдән гөлләре
Савыктыра авырган чакта.
Җәй аеның юмарт бүләге
Мәтрүшкәле чәем табында.
Хуш ис бөрки затлы кесәдән
Сулыш алу авыр чагында.
Истәлекләр оча җәйләргә
Әйтерсең без гөлле аланда.
Сандугачлар моңлы көй суза,
Мәтрүшкәләр өзеп алганда.
Мәтрүшкәле гөлләр чәенең
Кем яратмый үзгә тәмнәрен.
Мәтрүшкәле чәйнең шифасы,
Җиңеләеп китә тәннәрем.
Мәтрүшкәле гөлләр чәенең,
Яраталар үзгә тәмнәрен.
Мәтрүшкәле гөлнең чәйнең шифасы -
Җиңеләеп китә хәлләрең.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев