Нәкирә Лутфрахманова - "Бер мизгел"
Шәһәрдәш шагыйрәбез Нәкирә Лутфрахманованың шигыре
Алтмыш елдан
Артып китте,
Икәү гел бергә
Шул гомер
Яшәлгән диеп,
Кем әйтер безгә.
Оныкларым,
Оныкчыклар
Үсеп җиттеләр.
Кызуланып
Ел артыннан
Еллар үттеләр.
Дөнья кудым,
Белешмәдем
Гомер үткәнен,
Әллә кайда
Кемдер мине
Өзелеп көткәнен.
Дуслар белән
Күрешергә,
Вакыт булмады
Кай арада
Сүтелә соң
Гомер йомгагы.
Берәү әйтте:
“Җитте сиңа,
Кая чабасың?
Бераз гына
Белү кирәк
Яшәү чамасын”.
Кеше күкрәгенә
Басып
Үтмәдем бердә
Көнчелләрне
Көнләштереп
Йөрермен җирдә.
И, син бәндә
Мин киткәнне
Көтеп арырсың,
Бәлки үзең
Миннән алда
Китеп барырсың.
Мин бит, әле
Дөнья ямен
Күреп туймадым
Еллар мине
Читләп үтәр
Диеп уйладым.
Җил иссәдә
Сыкрап ала
Күңелем ярасы
Йөрәк үзе
Әйтер әле
Күпме барасы.
Гомер диңгезен
Кичкәндә
Икәү гел бергә,
Безнең гомер
Безнең яшәү
Бер мизгел генә
Бер мизгел генә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев