Нәкирә Лутфрахманова - "Мин комсомол"
ВЛКСМ Уставы буенча, комсомолга 14-28 яшьтәге егетләр һәм кызлар кабул ителгән. ВЛКСМның беренчел оешмалары предприятиеләр, колхозлар, совхозлар, уку йортларында, Совет Армиясе частьларында булдырылган. ВЛКСМ тарихында аның аша 200 млн нан артык кеше узган.
Мин — комсомол! Ленин комсомолы,
Чыныктым мин җилдә, давылда.
Корыч койдым, галәмнәргә очтым,
Тарих итеп яздым данымны.
Мин комсомол, — Ленин комсомолы,
Туры юлдан һаман барырмын.
Корәшләрдә җиндем, җинелмәдем,
Каным белән яздым данымны.
Туган илем, туган халкым өчен,
Далаларда чирәм күтәрдем.
Ватан кушса әгәр, икеләнми
Шул юллардан тагын үтәрмен.
Мин комсомол, Ленин комсомолы,
Мин, яшьлекнен ярсу дәвамы.
Еллар аша, гасырларга күчеп,
Килер буыннарга дәшәмен.
Дөреслекне яклап, җир өстенә,
Бәхет орлыклары чәчәмен.
Мин — комсомол!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев