Равзалет Шамсеев - Туган Авыл
Калморза авылына багышланган шигырь
Авылыбыздан чыгып киткән көндә
Әнкәй озатып калды кул болгап.
Саубуллашып чыгып киткән идем
Кайтырмын дип тиздән кире урап.
Авылыбыздан чыгып китү белән
Сагыну-сагыш йөрде янымда
Туган төбәкләрне сагыну хисе
Һәрчак булды минем уемда.
Зур шәһәрләрдә белем алдым
Куйбышев, Иҗау, Казанда
Уң кулымда һәрчак калам,
Китап, дәфтәр булды куенымда,
Тик барыбер укып язарга өйрәткән
Калморзаның башлангыч мәктәбе
Һәрчак булды минем уемда.
Тын океанына барып су коендым,
Кызындым мин аның комында
Тик анда да авылыбызның тыныч Ык буйлары,
Су коенып чыккач кызынып яткан ямьле ком
Шулчакта да булды уемда.
Бик күп шәһәрләр арасын самолетта очтым,
Җиңел машиналар булды йөрергә юллардан,
Тик нигәдер авыл юлларында җигеп йөргән
Күк алашам белән Кашка алаша атлары
Һич китмәделәр минем уемнан.
Авылыбызда алсуланып якты кояш чыга
Җәй көнендә яуган яңгыры да җылы,
Йомшак аның искән җилләре.
Чит җирләрдә бәхетле булырга
Менә шулар миңа җитмәде.
Туган җир-ул иң изге җир икән,
Була алмый ул арткы планда.
Шуңа күрә туган төбәк, изге җирең белән
Авылың белән бәйлә йөрәгең ,-
Менә шул сезгә минем теләгем!
Автор: Шамсеев Равзалет Динмухаметович, Яр Чаллы шәһәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев