Мәлкән юлында көткән әҗәл
Энҗе Усманова Әскать абый Басыйровка багышлап бәет чыгарган
Бисмилләх диеп башладым
Бу бәетнең башларын.
Әскать абый,беттемени
Бу дөньяда ашларың?
Дөньялыкта ялгыз калгач,
Ямь тапмады башларың.
Якут апаны юксындың,
Сыйпап кабер ташларын.
Сине карарга дип кайтты
Олы кызың Әлфия.
Бергә бик аз яшәдегез,
Кылалмады тәрбия.
Мәлкәннәргә барам дидең
Күңелең тулган чакларда.
Дүрт күз белән көтеп торган
Әҗәлең шул якларда.
Дусай утларына карап
Чыгып киттен берүзең.
Балаларга,туганнарга
Әй, Ходаем, бир тузем!
"Әтиемнең гәлүшләре,
Әтиемнең йөреше!"
Дөрес булган Әнисәнең
Синең эздән йөреше.
Ул кызыңнын күңелләре
Сизгән аяк эзләрең.
Яныңда гына булганнар,
Ни каплаган күзләрен?!
Буран булды,карлар яуды
Синең баскан эзләргә.
Күпме кешеләр эзләде
Күренмәдең күзләргә.
Дүртенче көн тугач кына
Гәүдәләрең табылды.
Соңгы тапкыр күрик диеп,
Халык сезгә агылды.
Күпләр сине хөрмәт итте,
Уйларың изге иде.
Иске елны озаткан көн
Әҗәл алырга килде.
Тыныч йокла, рәнжеп китмә,
Җәннәтләр насыйп булсын!
Тар каберләрең киң булсын,
Эчләрендә нур булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев