Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

  Сәхия Федотова - "Булмас үлем"

*


  БУЛМАС ҮЛЕМ
  
  Хезмәт сөйгән тырыш халкым,
  Халкым минем көмеш алтын.
  Үз татарым җанга якын,
  Хаклармын мин халкым хакын.
  
  Мең яшә син, татар халкым!
  Башкаларга булсын акыл.
  Булсын халкым һәрчак батыр, 
  Халкымда мин терәк таптым.
  
  Күтәрел син, татар халкым!
  Йолдыз кебек мәңге балкы.
  Татарлыгын югалтмаска
  Үз — үзендә ул көч тапты.
  
  Бул син, татар, мәгърифәтле,
  Бул син горур кыяфәтле.
  Бер йодрыкка тупла көчең,
  Җиңәр өчен һәр афәтне.
  
  Татарстан — туган илем,
  Халкым күрке — туган телем!
  Үз татарым исән чакта —
  Туган телгә булмас үлем!
  Минем татлы татар телем!

Сәхия Федотова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X