ТАССР ның 100-еллыгына - "Татарстаным"
Районыбыз шагыйрьләренең иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез.
Татарстаным
Татарстан - минем республикам,
Урнашкан ул матур урында.
Күпме җырлар аңа багышланган,
Күпме шигырь аның турында.
Татарстан – минем республикам,
Аның даны читкә таралган.
Байлыкларын барлау,саклау эше
Калган безгә ата- бабадан.
Дус яшиләр бүген республикада
Башкорт,татар, чуаш, марилар,
Шушы милләт арасыннан күпме
Үсеп чыккан Зөһрә –Таһирлар.
Татарстан – минем республикам,
Мин - бәхетле, газиз бер балаң.
Горурланып бүген әйтә алам.
Сиңа рәхмәт диеп, сиңа дан!
Гүзәлия Хамматова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев