Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Тынма, гармун!

Таңга кадәр тынмый гармун Сагышланып ниләр эзли ул? Алсу таңнар бүләк итәр Бәхетеннән өмет өзми ул! Күрә гармун пәрдәләргә Сагыш уты тиеп үткәнен... Кем соң белми гармунчының Йөрәккәе моңлы икәнен! Гармун телләренә басып, Сайрыймы соң әлләә былбыллар! Төнге көктән, моңга сусап, Атылалар көмеш йолдызлар. Үтмә, гармун, үтеп китмә Тәрәзәмнең ачык...

Таңга кадәр тынмый гармун

Сагышланып ниләр эзли ул?

Алсу таңнар бүләк итәр

Бәхетеннән өмет өзми ул!

Күрә гармун пәрдәләргә

Сагыш уты тиеп үткәнен...

Кем соң белми гармунчының

Йөрәккәе моңлы икәнен!

Гармун телләренә басып,

Сайрыймы соң әлләә

былбыллар!

Төнге көктән, моңга сусап,

Атылалар көмеш йолдызлар.

Үтмә, гармун, үтеп китмә

Тәрәзәмнең ачык ягыннан,

Пар былбыллар сайраганда

Хәбәр көтәм сөйгән ярымнан!

Сихри аһәң тылсымында

Сагышлардан бераз арынам.

Аккорд бирми үтмә, гармун -

Күңел коштай канат кагына!

Кайтар мине яшьлегемнең

Шау чәчәкле гүзәл чагына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев