Минзәлә
  • Рус Тат
  • Якташыбыз Гөлнар Әхмәтшинаның “Гомер – мизгел” дигән шигырьләр җыентыгы дөнья күрде

    Гөлнар Әхмәтшина тумышы белән Минзәлә районының Аю авылыннан.  Аю урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанда элемтә училищесында укып, элемтәче һөнәре ала. Минзәләгә эшкә кайта. 1975-1993 еларда Минзәлә почтасында элемтә электромонтёры булып эшли. 1991-1994 елларда читтән торып  Казан элемтә техникумында укый. 1993-2009 елларда Минзәлә ведомстводан тыш саклау бүлегендә пульт дежурные булып эшли. Хәзерге вакытта лаеклы ялда.

    Гөлнар шигырьләр язуы турында болай ди:

    –Буш вакытларымда оныкларым белән кайнашам, табигать кочагында йөрергә, бәйләм бәйләргә яратам. Кулга бәйләм алгач, уйлар әллә кайларга кереп китә, күңелдә шигырь юллары да туа. Мин шигырьләрне күптәннән язам. “Гомер - мизгел” шигырьләр җыентыгындагы шигырьләремнең күбесе туган ягыбыз табигате турында, арада мәхәббәт турындагылары да бар.

    Гөлнар Мөдәриф кызы Әхмәтшинаның берничә шигыре белән сез дә танышып китегез, шигърият сөюче дусларыбыз!

    ГОМЕР- МИЗГЕЛ

    Онытмагыз, гомер-мизгел,

    Кадерләрен белик без.

    Гомер көзендә дә, яз килгәндәй,

    Шаярыйк без, көлик без.

     

    Онытмагыз, гомер- мизгел,

    Мизгел, гүя, йолдыз атыла.

    Яшик әле, яшик бу җиhанда

    Газиз балакайлар хакына.

     

    Онытмагыз, гомер- мизгел,

    Мизгел, гүя, карлар эрүе.

    Гомерләрне безнең озынайта

    Газиз оныкларның көлүе.

     

    Онытмагыз, гомер-мизгел,

    Яшик, үкенечләр калмасын.

    Тигез итеп бүл син бер Ходаем,

    Кешеләргә бәхет алмасын.

     

    АВЫЛЫМ МИНЕМ АЮ

    Дарьянкага килеп җитү белән

    Күренәдер Аю авылы.

    Кайтулары олы шатлык булса,

    Авылымнан аерылып китү

    Минем өчен иң-иң авыры.

     

    Авыл ашханәсе пешекчесе

    Озак еллар булды әнкәем,

    Ирләргә хас җитмеш төрле һөнәр,

    Барсын үзләштергән әткәем.

     

    Эшкә тырыш, тормыш сөйгән генә

    Яши ала авыл җирендә.

    Аюдагы нәни сандугачлар:

    Эльвинакай белән Камиләкәй

    Дан казана моңнар илендә.

     

    Күп гасырлар берүк таралмыйча

    Яшәче син, яшә, авылым!

    Болын-кырларыңнан, урманнардан

    Мин яшәргә көчләр алырмын.

     

    МИНЗӘЛӘМ

    Минзәләмдә генә серле таңнар,

    Минзәләмдә алсу офыклар.

    Синең гүзәллекне җырга салмый

    Булмый икән түзеп торыплар.

     

    Язда тирәкләрең сандугачлы,

    Һәр фасылда Ыкта балык бар.

    Эштә уңган ял да итә белә,

    Күп милләтле синең халыклар.

     

    Гүзәл яшьлегем дә синдә узды,

    Гомер көземә синдә керәмен.

    Кирәк түгел пальма, кипарислар,

    Мин талларны якын күрәмен.

     

    Урманнарга кереп каен кочам,

    Имәннәрем белән серләшәм.

    Әй, Минзәләм! Минем туган ягым,

    Үскән ягым,-диеп эндәшәм.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: