Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Гүзәлия Исламова иҗаты

Райондашларыбыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез.


 
  Әйтәсе дә килми 60 яшь дип , 
  Уйлыйсы да килми ул хакта.
  Кай арада узып киткән гомер,
  Әйтерсеңлә чапкан пар атта.
  Узганнарын сизмәдем, ай, диеп 
  Юкка җырланмый шул такмакта.
  
  Туктатыплар булса гомерләрне, 
  Әй , картаймас идек хичкайчан.
  Борып булса әгәр вакытларны, 
  Туар идеек, бәлки, яңадан.
  ,, Яшьлек" дигән илдә калу өчен, 
  Чараларын табыйк кайлардан?
  
  Аяк терәп карышсаң да, булмый , 
  Килә икән , килә картаю.
  Үзем көлгән булам: ,,Нинди картлык?'
  Урманда ул, димен, карт аю...
  Тик йөзләрне җыерчыклар сарган, 
  Куңнелләрне кергән моңаю.
  
  ,, Гомер көзе " диләр картаюны , 
  Көз дә матур - сары - алтыннан.
  Иртәләрем якты булсын, диеп ,
  Теләк телим йоклар алдыннан.
  Иртән күзем ачсам, шатланамын,
  Кәнагатьмен туган таңымнан.
  
  Картлык - шатлык түгел , димим әле , 
  Сөенеп керәм гомер көзенә.
  Ходай биргән гомерләрне яшәп , 
  Җитәрмен дә бәлки йөзенә.
  ,, Уз - узеңне ипләп йөртеп тор!"- дип , 
  Һәркөн теләк телим үземә.
  
  Зарланма әле , димен , бар шундыйлар , 
  Синен, яшькә җитми киткәннәр.
  Алар да бит алтын гомер көзен ,
  Күрербез, дип, омет иткәннәр.
  Тик безнеңчә генә түгел тормыш, 
  Насыйп булмый безнең көткәннәр.
  
  Уфтанмыймын әле 60 яшь дип, 
  Кайгы түгел 60 тулуы. 
  Балаларым исән- сау булсыннар , 
  Шатлык оныкларның тууы.
  Һәр көн саен әнкәм хәлен беләм , 
  Бәхет аның исән булуы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев