Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соседи

Татар эстрадасы йолдызы Булат Бәйрәмов: "Уразаны хатыным Ләйсән Гыймаева белән бергәләп тотабыз"

Уразаны хатыным Ләйсән Гыймаева белән бергәләп тотабыз. Кайбер кыенлыклар килеп туа: ураза тотканда ниндидер чараны алып барып булмый, авыз кибә. Кичә алып барасы булса, ул көнне уразага кермим, чөнки кичкә таба энергия дә кими, дикция дә бик аксый яисә сүзләр дөрес чыкмаска мөмкин, иреннәр дә ябыша, сөйләшергә дә авыррак була...

Уразаны хатыным Ләйсән Гыймаева белән бергәләп тотабыз. Кайбер кыенлыклар килеп туа: ураза тотканда ниндидер чараны алып барып булмый, авыз кибә.

Кичә алып барасы булса, ул көнне уразага кермим, чөнки кичкә таба энергия дә кими, дикция дә бик аксый яисә сүзләр дөрес чыкмаска мөмкин, иреннәр дә ябыша, сөйләшергә дә авыррак була һәм, гомумән, сөйләшәсе килми. Шулай да, ураза тотканда минем өчен иң авыры, ул - үземне контрольдә тоту. Сусыз һәм ач торып кына булмый бит әле, ачуланмаска, уйларны тәртиптә тотарга, гайбәт сөйләмәскә, ялгыш сүзләр ычкындырып җибәрмәскә кушылган. Ә ачу килгән чаклар булып кына тора: йә юлда барганда берәр машина каршыңа чыгып, «подрезать» итә, йә берәрсе тупас итеп сөйләшә башлый… Мондый очракларда кызып китмәве кыен.

Иртән сәхәргә уянгач, ботка ашарга тырышабыз. Геркулес, дөге боткалары мәсәлән. Шулай ук, кефир, катык ише сөт ризыкларын. Иртән итне бик ашап булмый, шуңа күрә, аш булса әйбәт инде. Финиклар да ашап куябыз. Анда көн буена җитәрлек файдалы матдәләр бар бит. Углеводы да, шикәре дә, дигәндәй. Ураза тотканда ашыйсы килә башласа, онытылып тору өчен, гаилә белән йә бакчага чыгып казынабыз, йә табигать кочагына чыгып керәбез. Бик булыша. Ураза тоту - һәр кешегә дә файдалыдыр, минемчә. Чөнки, авыз ачкач, ризык ашый башлыйсың, тиз тукланасың һәм шундый нәтиҗәгә киләсең: аз гына ризык белән дә тукланып була икән бит, ә без көне буена, күпме ризык ашыйбыз: хәтта күләмен дә белмибез. Уразада исә, туклану ягы гел контрольдә. Шулай ук, ураза тоткан кешенең каныннан начар матдәләре чыга, башы сафлана, җиңеллек сизә башлыйсың.

Чыганак: http://beznen.ru/online/news/te-le-fon-ochen-sht-raf/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"