Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

15 августка игеннәрнең 57 проценты урып җыелган

15 августка игеннәрнең 57 проценты урып җыелган, барлыгы 29100 гектарда игеннәр суктырып алынган, амбар алларына 62565 тонна икмәк кайтарылды. Һәр гектардан алынган уртача уңыш 21,5 центнер тәшкил итә. Районыбыз кырларында 70 комбайн эшли. Алар көче белән көн саен 1,5 мең гектардан артык игеннәр җыеп суктырыла. Көннәр аяз торганда, эш темпларын...

15 августка игеннәрнең 57 проценты урып җыелган, барлыгы 29100 гектарда игеннәр суктырып алынган, амбар алларына 62565 тонна икмәк кайтарылды. Һәр гектардан алынган уртача уңыш 21,5 центнер тәшкил итә. Районыбыз кырларында 70 комбайн эшли. Алар көче белән көн саен 1,5 мең гектардан артык игеннәр җыеп суктырыла. Көннәр аяз торганда, эш темпларын арттырып, югалтуларга юл куймас өчен, кояшлы көннәрнең кадерен белеп, нәтиҗәле эшләү мәслихәт.

Бер үк вакытта игеннәрне урып-җыйганнан соң саламны тиз арада төргәкләргә төреп, аларны ферма яннарына кайтару һәм туфракны эшкәртү зарури. Район хуҗалыкларында 9 мең тонна салам төргәкләргә төрелгән,Урып-җыю, терлек азыгы әзерләү, көзге чәчүне дә берьюлы алып барырга кирәк. Көзге культуралар чәчкәндә чәчү әйләнешенә дә игътибар итәргә кирәк. Көзге чәчүдә "Мензелинские зори" агрофирмасы хуҗалыклары аеруча яхшы эшлиләр, аларда барысы 2500 гектардан артык көзге чәчү үткәрелде, район буенча бу күрсәткеч 3100 гектар тәшкил итә. Күпьеллыкларның да икенче чабымы яхшы булып үсте, люцернаны малларга яшел масса итеп урып бирү дә зарури. Күпьеллыкларның икенче чабымыннан печән хәзерләүдә "Органик групп-Чулман" идарәче компаниянең Тәкермән, Вахитов хуҗалыклары яхшы эшлиләр. Тиздән кукурузны да силоска салу вакыты җитә, быел кукуруз кайсыбер хуҗалыкларда бик яхшы үсте, сөтне арттыру өчен кукурузны яшел массага урып сыерларга өстәмә азык итеп бирергә дә кирәктер. Хуҗалыкларда сенаҗ салу дәвам итә, район буенча барлыгы 47300 тонна сенаҗ салынган, бу бер баш шартлы терлеккә исәпләгәндә 18,3 центнер азык берәмлеге дигән сүз. Игеннәре җыеп алынган басуларда туфрак эшкәртү дәвам итә, бу эш 8100 гектарда башкарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"
2
X