Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

16 апрельдә Минзәлә шәһәре гражданнары җирле референдумга бара

Бу атнада, 16 апрельдә, Минзәлә шәһәрендәге барлык сайлау участокларында шәһәр территориясендә гражданнардан җыелган үзара салым акчаларыннан файдалану мәсьәләсе буенча референдум үткәрелә. Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев шәһәрдәге оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләре катнашында үткәрелгән киңәшмә дә шуңа багышланды. -Һәрбер җитәкче үзенең хезмәт коллективында бу көнне референдумның ни өчен үткәрелүен, быел...

Бу атнада, 16 апрельдә, Минзәлә шәһәрендәге барлык сайлау участокларында шәһәр территориясендә гражданнардан җыелган үзара салым акчаларыннан файдалану мәсьәләсе буенча референдум үткәрелә.

Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев шәһәрдәге оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләре катнашында үткәрелгән киңәшмә дә шуңа багышланды.

-Һәрбер җитәкче үзенең хезмәт коллективында бу көнне референдумның ни өчен үткәрелүен, быел җыелган үзара салым средстволарының нинди максатларда файдаланылачагын аңлатсын иде. Һәрберебез референдумга барып, үз тавышын бирергә тиеш, - диде Илгизәр Тимерханович.

Эш шунда, быел шәһәрдәге гражданнардан җыелган үзара салым средстволары 5 мәсьәләне хәл итүгә файдаланырга тиеш иде. Хәзер шулар арасыннан икесе урынына җыелган средстволар М.Җәлил исемендәге паркны реконструкцияләүгә юнәлдереләчәк.

-Шәһәр буенча быел үзара салым 2 млн 665 мең сум җыелырга тиеш иде, 2 млн 335 мең сум (87,6 проент) җыелды, - диелде киңәшмәдә. Моңа ТР бюджетыннан (1 сумга 4 сум исәбеннән) 9 млн 341 мең сум акча өстәлә. Шулай итеп үзара салым буенча барлык средстволар 11 млн 676 мең сум тәшкил итәчәк. Шуның иң күп өлеше -5,8 млн сумы -Муса Җәлил исемендәге паркны төзекләндерүгә файдаланылачак. 1,8 млн сум шәһәрдәге күпкатлы йортларның йорт яны территорияләрен төзекләндерүгә, 2,3 млн сум Изыскательләр белән Нефтьчеләр бистәләре арасындагы җәяүлеләр сукмагын төзекләндерүгә, 1,6 млн сум Октябрьская урамындагы шәһәр зиратын төзекләндерүгә юнәлдереләчәк.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктураны үстерү һәм инвестицияләр буенча урынбасары Вәсил Гыйлаҗетдинов быел районда җәмәгать пространстволарын үстерү программасы турында сөйләде. Шушы программа кысаларында шәһәр үзәгендәге М.Җәлил исемендәге паркны капиталь ремонтлау буенча катнашабыз, аны капремонтлау өчен 40 млн сум средстволар таләп ителә. Быел моның өчен ТР бюджетыннан 14,1 млн сум средстволар бүлеп бирелә, диде һәм әлеге объектның массовый чаралар үткәрү өчен шәһәрдә яшәүчеләр, студентлар, җәмәгатьчелек оешмалары һәм социаль-мәдәни учреждениеләр өчен әһәмиятлелеген бигеләп үтте.

-Проектны тормышка ашыру срогын кыскарту максатыннан паркны төзекләндерүгә софинансирование таләп ителә. Шуңа күрә без үзара салым буенча җыелган средстволарның бер өлешен шушы парктагы эшләргә тотарга дип тәкъдим керттек, диде Вәсил Гыйлаҗетдинов. Аннары М.Җәлил исемендәге паркны реконструкцияләү буенча презентация тәкъдим итте, паркта нинди эшләр башкарылачагы турында сөйләде.

Безнең өстәмә

Референдумда катнашучылар бюллетеньдәге "Сез 2016 елның 20 ноябрендә җирле референдумда кабул ителгән "2017 елда Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының Минзәлә шәһәрендә гражданнардан үзара салым җыю кертү турында"гы карар карар нигезендә Минзәлә шәһәр бюджетына кергән Минзәлә шәһәре Ленин урамы буенча яр буе зонасын һәм су буенда массовый ял итү урыннарын төзекләндерүгә билгеләнгән 1 120 500 сум һәм Минзәлә шәһәре Җиңү Паркында өстәмә уен элементлары урнаштыруга билгеләнгән 215 000 сум күләмендәге гражданнардан җыелган үзара салым средстволарын җирле әһәмияткә ия булган түбәндәге мәсьәләне хәл итүгә- Минзәлә шәһәрендәге Муса Җәлил исемендәге паркны капиталь ремонтлауга файдаланырга ризамы?" дигән сорауга үзенең карашын белдерергә тиеш.

16 апрельдә сайлау участоклары иртәнге 7дә эшли башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"