Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

22 май – партия эчендә алдан тавыш бирү көне

Иртәгә, 22 майда, РФ Дәүләт Думасына сайлауларда "Бердәм Россия" партиясеннән катнашачак кандидатларга алдан тавыш бирү көне. Әлеге чара иң лаеклы кандидатларны ачыклау максатыннан үткәрелә. "Бердәм Россия" партиясенең Минзәлә җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Елена СЫСОЕВа хәбәр итүенчә, Минзәләдә иртәгә өч берләштерелгән сайлау участогы эшләячәк. Болар "Чернышевский" (ул 1 нче урта...

Иртәгә, 22 майда, РФ Дәүләт Думасына сайлауларда "Бердәм Россия" партиясеннән катнашачак кандидатларга алдан тавыш бирү көне. Әлеге чара иң лаеклы кандидатларны ачыклау максатыннан үткәрелә.

"Бердәм Россия" партиясенең Минзәлә җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Елена СЫСОЕВа хәбәр итүенчә, Минзәләдә иртәгә өч берләштерелгән сайлау участогы эшләячәк. Болар "Чернышевский" (ул 1 нче урта мәктәп бинасында урнашкан. Монда элеккеге сайлауларда «Социалистический» (ав­томәктәп), «Пролетарский» (МСХТ), «Театральный» (педагогия көллияте), «Центральный» (район мәдәният йорты), «Чернышевский» (СОШ № 1) участокларында тавыш бирүчеләрне көтәләр), "Школьный" (2 нче урта мәктәптә, биредә «Школьный» (СОШ № 2), «Строительный» («Не­фтяниклар» клубы (ММЦ), «Северный» (ДОУ № 10 «Чишмә»), «Садаковский» (коррекци­он мәктәп), «Заводской» (элеккеге ПУ -52 яки ДОУ №6) участокларында тавыш бирүчеләрне көтәләр), "Изыскательский" (3 нче урта мәктәптә, монда башка сайлауларда «Изыскательский» (СОШ №3), «Солнечный» (ПМК «Мели­орация»), «Дорожный» (ДОУ № 8), «Больничный» (ЦРБ), «Новый» (элеккеге гимназия яки ДОУ № 1) участокларында тавыш бирүчеләр килә).

Авыл халкы Әтрәкле, Югары Тәкермән, Кадрәк, Юртау, Николаевка, Урыс, Аю берләштерелгән сайлау участокларында тавыш бирә.

Сайлау участоклары иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр эшли.

Кандидатлар арасыннан кемнәр гражданнарның күпчелек тавышын җыеп, алга таба Дәүләт Думасына депутатлыкка сайлау алды көрәшен дәвам итәр - барысы да алдан тавыш бирү - праймериз нәтиҗәләренә бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"