Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

9 сентябрьдә 18.00 сәгатьтә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Г.Исхакыйның «Сөннәтче бабай» моңсу комедиясен күрсәтә

Керү ирекле. Белешмәләр өчен тел.: 3-20-43, 3-24-84. Гаяз Исхакый әсәре буенча 2004 елда сәхнәгә куелган "Сөннәтче бабай" моңсу комедиясенең язмышы бәхетле булды. Төрле фестивальләрдә, зур гастрольләрдә катнашты ул - Төркиядә, Мәскәү, Казан, Башкортостан республикасында, Кырымда, Удмуртиядә һәм башка регионнарда тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителде. Тәрбияви , милли гореф -...

Керү ирекле. Белешмәләр өчен тел.: 3-20-43, 3-24-84.

Гаяз Исхакый әсәре буенча 2004 елда сәхнәгә куелган "Сөннәтче бабай" моңсу комедиясенең язмышы бәхетле булды. Төрле фестивальләрдә, зур гастрольләрдә катнашты ул - Төркиядә, Мәскәү, Казан, Башкортостан республикасында, Кырымда, Удмуртиядә һәм башка регионнарда тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителде. Тәрбияви , милли гореф - гадәтләребезне чагылдырган "Сөннәтче бабай" мәктәп укучылары, студентлар өчен дә күп тапкырлар уйналды. Бераз паузадан соң, быелгы җәйге яллар бетүгә "Сөннәтче бабай" республикабызның район үзәкләрендә гастрольләрдә йөрде. Һәм үзенең сагынып көтеп алынганлыгын тагын бер кат раслады. Баулы район үзәге артистларыбызны чәчәкләргә күмде - һәр хатын - кыз артисткага бишәр розадан торган букетлар өләштеләр. Ютазы районы Кәрәкәшле авылында бер төркем яшьләр тын да алмыйча карап, спектакльдән соң "Малайны уйнаган артистны күрсәтегез әле"-, дип керделәр. Зилия Хөсәенова башкаруындагы Малай роле нык тәэсир калдырган, күрәсең. "Сөннәтче бабай"да сәхнә миләш агачлары белән әйләндереп алынган, миләшнең куе кызгылт - сары төстәге җимешләре йөрәккә көрлек хисе биреп, мәрҗәннәрдәй ялтырый, үзләренә җәлеп итә, күңелдә сагыш, моңсулык тойгысы уята, кешенең иң газиз эчке сер - кичерешләренең шаһитыдай, аның йөрәк тибешенә тәэсир итә."- дип язды театр тәнкыйтьчесе Дания Гыймранова. Актаныш, Сарман, Җәлил эшчеләр поселогы, Мөслим, Алабуга, Менделеевск, Азнакай, Минзәлә тамашачысы сүзнең яхшы мәгънәсендә әйткәндә елап та күрсәтте мәгәр. Сөннәтче бабай ның( Хафиз Хамматуллин) хатыны Гөлйөземне (Эльмира Гәрәева) юксынуы, икенче хатыны Фахирәнең( Венера Нигъмәтуллина) 70 мең мөселманны сөннәткә утырткан чиста пәкесе белән бәрәңге әрчеп утырганын күреп өнсез калуы, күңеле телгәләнгән Сөннәтче бабайның алмашы - Мифтах исемле малайның (Зилия Хөсәенова) сөннәт пәкесен кабул итеп калуы югары поэтик жанрда тасвирлана. "13 ел уйналган әсәрдә штампка китмәдегезме?"- дип сорый Алабуга мәдәният көллиятенең сәхнә теле буенча укытучысы Н.Б.Низамова.Алабуга техниклар йортында аеруча тырышып уйнадылар артистлар, күбесе биредә укып чыккан, укытучылар каршында имтихан тоткан кебек тоясың үзеңне. ТРның атказанган артисткасы Эльмира Гәрәева исә: "Монда берничек тә артыгын да, кимен дә уйнап булмый, без "Сөннәтче бабай"дан һаман илһам алып, рәхәтләнеп, кабат - кабат әлеге тарихны бер җыр итеп сөйләп бирәбез"- ди. Бәлкем әсәрнең төп уңышы да шушы өчлекнең - Х.Хамматуллин, В.Нигъмәтуллина,Э.Гәрәеваның икенче дистә ел алмашсыз уйнавындадыр. Режиссер Ренат Әюпов, композитор Юрий Чаплин, рәссам Рания Хәйруллина, балетмейстер Гөлфәния Шәймәрдановалар әсәргә нәкъ тәңгәл килгән алымнарны тапканнар.Инде унөч ел элек чыккан "Сөннәтче бабай" заманча яңгырый икән, бу -коллективның бөтенлеген, дөрес юлда икәнлеген күрсәтә.Спектакльнең тирән мәгънәсен халык бик яхшы аңлый, алай гына да түгел, ул аңа зар .Тамашачының күңелен чистартып аккан күз яшьләре шул хакта сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"