Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

90 яшьтә дә елмаеп тору – ул зур бәхет

1апрель көнне РФнең атказанган артисткасы, Минзәлә театры ветераны Нәсимә ханым Җиһаншина 90 яшьлек юбилеен билгеләп уза. Шул уңайдан Минзәлә муниципаль район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Роберт Шәймәрданов, баш режиссер Дамир Самерханов, Нәсимә ханым белән театрда бергә эшләгән хезмәттәшләре Венера Нигъматуллина, Рәзилә Муллина...

1апрель көнне РФнең атказанган артисткасы, Минзәлә театры ветераны Нәсимә ханым Җиһаншина 90 яшьлек юбилеен билгеләп уза. Шул уңайдан Минзәлә муниципаль район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Роберт Шәймәрданов, баш режиссер Дамир Самерханов, Нәсимә ханым белән театрда бергә эшләгән хезмәттәшләре Венера Нигъматуллина, Рәзилә Муллина һәм Денис Иванов юбилярны өенә барып тәбрик иттеләр.

Камил Нәҗмиев РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын укыды, район башлыгының махсус бүләген һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан ватандашларыбыз исеме язылган китап бүләк итте, исәнлек-саулык теләде. Роберт Шәймарданов исә юбилярга ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Театр эшлекләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев кул куйган открыткалар белән бергә театр коллективы исеменнән дә бик күп җылы сүзләр, ихлас теләкләр җиткерде, бүләк белән сөендерде . Нәсимә ханым балалары, онык-оныкчыклары янәшәсендә исән-имин генә яшәп ята, үз аягында йөри, аек акыллы, кунакларны ачык йөз белән каршы алды, елмаеп аралашты. Үзен шулай зурлаганнары һәм игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"