Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Аэроклуб белән таныштылар

Егет-кызларны бер очрашу-танышу хәйран калдырды. Бу көнне алар шәхес - Бөек Ватан сугышы ветераны, Россиянең олуг десантчысы 91 яшьлек Павел Кузьмич Клетнев белән фотога төшү, аның белән әңгәмә үткәрү бәхетенә ирештеләр. Ветеран үз тормышы турында сорауларга җавап бирде, укучыларның уңышлары белән легендар кызыксынды, егетләрнең изге бурычы - Ватанны саклау икәнлеген...

Егет-кызларны бер очрашу-танышу хәйран калдырды. Бу көнне алар шәхес - Бөек Ватан сугышы ветераны, Россиянең олуг десантчысы 91 яшьлек Павел Кузьмич Клетнев белән фотога төшү, аның белән әңгәмә үткәрү бәхетенә ирештеләр. Ветеран үз тормышы турында сорауларга җавап бирде, укучыларның уңышлары белән легендар кызыксынды, егетләрнең изге бурычы - Ватанны саклау икәнлеген искәртте.

Физика укытучысы Р.Х. Кәшбиева белән алдан килешеп куйганча, аэроклуб (Россия ЦАК ТР ДОСААФының Минзәлә филиалы) җитәкчесе Равил Нурмөхәмәтов Югары Тәкермән укучыларын Космонавтика көне уңаеннан экскурсиягә чакырды. Очрашу бик җылы, дустанә мөнәсәбәттә узды. Равил Мирзанурович аэроклубның тарихы, яңалыклары, кыю хезмәткәрләре турында кызыклы фактлар җиткерде, файдалы мәгълүматлар белән таныштырды.

Татарстанның әйдәп баручы спортчы-парашютчыларының парашют белән сикерүләрен күрү, Россия һәм Татарстан телевидениесе журналистларының эшен күзәтү мөмкинлеге, җанлы әңгәмәләр өчен мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективы аэроклуб җитәкчелегенә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Спортчыларга һәрвакыт уңай һава торышы, хәвефсез очышлар телибез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"