Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Атлар да бүләксез калмады

Район Сабан туенда юртаклар ярышында 8 ат, алар 1200 метр арага ярыштылар, ә атлар чабышында 16 ат катнашты. Ике яшьтән дүрт яшькә кадәр юртаклар арасында урыннар түбәндәгечә булды: 1 урын-Мэрлин кушаматлы ат, жокейы-Анастасья Шавалиева , Минзәлә дәүләт ат конюшнясы. 2 урын-Нәфис кушаматлы ат,жокейы-Роман Зайдуллин, КФХ Павлова. 3 урын-Пандора кис кушаматлы...

Район Сабан туенда юртаклар ярышында 8 ат, алар 1200 метр арага ярыштылар, ә атлар чабышында 16 ат катнашты. Ике яшьтән дүрт яшькә кадәр юртаклар арасында урыннар түбәндәгечә булды:

1 урын-Мэрлин кушаматлы ат, жокейы-Анастасья Шавалиева , Минзәлә дәүләт ат конюшнясы.

2 урын-Нәфис кушаматлы ат,жокейы-Роман Зайдуллин, КФХ Павлова.

3 урын-Пандора кис кушаматлы ат, жокейы-Радик Шавалиев, Минзәлә дәүләт ат конюнясы.

Сабан туй фотоларын биредә карый аласыз

Дүрт яшьтән югары юртаклар арасында:

1 урын-Голландия кушаматлы ат, жокейы- Назыйм Салихов, "Әнәк" агрофирмасы.

2 урын-Максимум кушаматлы ат, жокейы-Аркадий Чернов, Минзәлә дәүләт ат конюшнясы.

3 урын-Предлог кушаматлы ат,җокейы-Анастасья Терентьева, Минзәлә нәсел предприятиесе.

Чиста токымлы атлар 1200 метрга чаптылар.

1 урын-Ждан кушаматлы ат, җайдагы-Илфат Ялалов, "Әнәк" агрофирмасы.

2 урын-Фест сайт кушаматлы ат, җайдагы-Руслан Медҗидов, Минзәлә дәүләт ат конюшнясы.

3 урын-Елгыр кушаматлы ат, җайдагы-Александр Томуз, "Мензелинские зори" агрофирмасы, Калинин хуҗалыгы.

Эшче атлар 2400 метрга чаптылар.

1 урын-Абсолют кушаматлы ат, җайдагы- Айзат Курбанов, ШЭ Вәлиев, Наратлы Кичү авылы.

2 урын-Орлик кушаматлы ат, җайдагы-Раил Газизов, Аю авылыннан.

3 урын-Ласка кушаматлы ат, җайдагы-Инзил Сахапов, "Органик Групп-Минзәлә" Якты юл хуҗалыгы.

Атлар ярышы тәмамланганнан соң иң соңгы килгән атны бүләкләргә дип Бәһиҗә апа Мифтахова килде, ул килеп җиткәндә соңгы килгән ат кайтып киткән иде, бүләкне Актаныш районы Чирү авылыннан килгән Илфат Ялаловка бирергә мәҗбүр булды. Бәһиҗә апабыз шул көнне 91 яшен тутырды, ул шулай булса да ел саен сабантуйга килеп атларга үзенең бүләген тапшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"