Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Авыл хуҗалыгы министры район башлыклары белән сөйләшү уздырды

Бүген шәһәребездә Татарстан Республикасы Премьер -министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Әхмәтов ун район башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе начальниклары белән очрашты. Әлеге очрашуда Минзәлә, Тукай, Актаныш, Мөслим, Сарман, Зәй, Түбән Кама, Алабуга, Менделеев, Әгерҗе районының вәкилләре , эре инвесторлар: "Ак барс холдинг"ААҖ, "Органик групп"...

Бүген шәһәребездә Татарстан Республикасы Премьер -министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Әхмәтов ун район башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе начальниклары белән очрашты. Әлеге очрашуда Минзәлә, Тукай, Актаныш, Мөслим, Сарман, Зәй, Түбән Кама, Алабуга, Менделеев, Әгерҗе районының вәкилләре , эре инвесторлар: "Ак барс холдинг"ААҖ, "Органик групп" идарәче компания, "Яр Чаллы" КХПсы, "Агросила групп" ЯАҖ, "Чаллы икмәге" ЯАҖ, "Союз Агро" ҖЧҖ "Ниҗнекамскнефтехим" ҖЧҖ, "Татагро" ҖЧҖнең генераль директорлары катнаштылар.

Марат Әхмәтов районнарның агросәнәгать комплексы үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Министр һәр районның эшенә бәя бирде, алардагы булган резервлар турында бәян итте, күрсәткечләрне яхшырту буенча үзенең киңәшләрен бирде. Үсемчелектә һәм терлекчелектә сакчыл технологияләрне актив рәвештә кертергә кирәклегендә әйтеп узды. Министр районнарга югары табышлы культураларны (көнбагыш, бөртек өчен кукуруз, соя, рапсны) күбрәк чәчәргә тәкъдим итте. Ул шулай ук мөгезле эре терлекләрнең баш саны һәм сөт җитештерү күләмен артырырга кирәклегенә басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"