Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Аю мәктәбендә – герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган “Могҗизалар кыры” уены

Бүген,15 февраль көнне, Аю авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәптә укучылар өчен "МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ" уены уздырды. Уен тулысы белән герой-шагыйрь МУСА ҖӘЛИЛнең тууына 111 ел тулуга багышланды. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрен күрсәттеләр, яттан өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр. "Могҗизалар кыры" уены өч тур, финал һәм суперуеннан торды. Уенда катнашу...

Бүген,15 февраль көнне, Аю авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәптә укучылар өчен "МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ" уены уздырды. Уен тулысы белән герой-шагыйрь МУСА ҖӘЛИЛнең тууына 111 ел тулуга багышланды. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрен күрсәттеләр, яттан өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр.

"Могҗизалар кыры" уены өч тур, финал һәм суперуеннан торды. Уенда катнашу өчен сайлау алды турында сорауларга дөрес җавап бирергә кирәк иде.


1 турда катнашучы укучылар::
НАСЫРОВ РАИЛЬ (7 кл.)
ГИЛЬФАНОВА АЛИНӘ (2 кл.)
ФАРРАХОВА КАМИЛӘ (3 кл.)

2 турда катнашучы укучылар:
ГАЗИЗОВ АЙБУЛАТ (5 кл.)
ЗАКИРОВ АЗАТ (7 кл.)
ХИСМАТУЛЛИН РАЙНУР (8 кл.)

3 турда катнашучылар:
ЛАТЫПОВА АЙЗИЛӘ (7 кл.)
ФАРРАХОВА ЭЛЬВИНА (5 кл.)
САГДАТУЛЛИН АЗАМАТ (7 кл.)


ФИНАЛга Райнур,Эльвина һәм Камилә чыкты.Ә инде "Могҗизалар кыры"уены җиңүчесе - 5 сыйныф укучысы ЭЛЬВИНА ФАРРАХОВА булды! Эльвина финалда һәм суперуенда да сынатмыйча, дөрес җаваплар бирде һәм җиңү яулады! Афәрин,Эльвина! Сине җиңүең белән котлыйбыз һәм укуында зур уңышлар теләп калабыз!

Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Уенны оештыруда ярдәм иткән АЮ МӘКТӘБЕ КОЛЛЕКТИВЫна зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Уенның спонсоры - Аю авыл җирлеге башлыгы Н.З.ГИЛЬФАНОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"