Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Балалар бүген “ТАТМЕДИА” АҖ “Минзәлә” ММҮ филиалында экскурсиядә булдылар

Рәфкать Закиров исемендәге Урыс төп гомуми белем мәктәбенең "Салкын чишмә" лагерена йөрүче балалар бүген "ТАТМЕДИА" АҖ "Минзәлә" ММҮ филиалында экскурсиядә булдылар. Биредә балалар филиал җитәкчесе Илдус Шаһиев, әйдәп баручы журналистлар, мөхәрриятнең техник хезмәткәрләре белән очраштылар. Айзилә Сәйфиева: -Без экскурсиягә өлкән тәрбияче Эльмира апа Ахметзянова һәм вожатыебыз Наилә Ситдыйкова белән килдек....

Рәфкать Закиров исемендәге Урыс төп гомуми белем мәктәбенең "Салкын чишмә" лагерена йөрүче балалар бүген "ТАТМЕДИА" АҖ "Минзәлә" ММҮ филиалында экскурсиядә булдылар.

Биредә балалар филиал җитәкчесе Илдус Шаһиев, әйдәп баручы журналистлар, мөхәрриятнең техник хезмәткәрләре белән очраштылар.

Айзилә Сәйфиева:

-Без экскурсиягә өлкән тәрбияче Эльмира апа Ахметзянова һәм вожатыебыз Наилә Ситдыйкова белән килдек. Редакциядә мин беренче тапкыр. Аның бинасы бик борынгы икән. "Минзәлә"-"Мензеля" газетасының беренче саны чыкканга быел 100 яшь тула, дип сөйләде безгә баш мөхррир Илдус абый. Редакция хезмәткәрләре икенче катта эшлиләр. Журналистларның үзләрен күрдек. Газета битләренең компьютерда ясалуын карадык. Башта аның татарчасын ясыйлар, аннары русчасын. Марат абый мензела.ру сайтына материалларның ничек куелуын күрсәтте, әлеге сайтның һәм социаль группаларның ничек әзерләнүе барыбызның да игътибарын җәлеп итте дип уйлыйм. Без үзебез дә вКонтакте да утырабыз, башка мәктәпләрдәге чараларны карап барабыз. Каникулларда вакыт бар, шуңа сайтка ешрак керергә иде.

Ләйлә Бәдретдинова:

-Безгә экскурсия бик ошады. Биредә Римма апа газетаның электрон юл белән ничек ясалуын күрсәтте. Илсөяр апа "Минзәлә дулкыннары"нда радиотапшыруларның атнага ничә тапкыр чыгуы белән таныштырды. Кызыклы хәбәрләр, каникулда ничек ял итүегез турында язмалар җибәрегез,дип озатып калды. Редакциядә брошюралар, җирле шагыйрьләрнең китаплары да чыгарылуын белдек. Александра Анатольевна аларны ничек ясаганнарын күрсәтте. Безгә бик кызыклы булды.

Эльмира Ахметзянова, өлкән тәрбияче:

-Без бирегә 10 укучыны алып килдек, алар мәктәп яны сәламәтләндерү лагерена йөрүчеләр. Үзебезгә дә, балаларга да бик тзә кызыклы, файдалы экскурсия булды бу. "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы җитәкчесе Илдус Ильязович безне якты йөз белән каршы алды, филиал турында, иҗат эшчәнлекләре турында сөйләде. Биредәге иҗат коллективы белән таныштык, матур тәэсирләр калды. Үзебез белән мәктәбебездә чыга торган "Фикер" газетасын да алып килгән идек. Аны заманында бездә эшләгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәйрүзә Шәфигуллина чыгара башлаган иде. Мин үзем аның мөхррире булам. Ул укучылар көче белән чыга, укучылар үзләре мәкаләләр язалар. Безнең мәктәптә "Яшь журналист" дигән түгәрәк эшләп килә. Газетаны чыгаруда шушы түгәрәккә йөрүче 15 укучы катнаша. Анда бигрәк тә мәктәп тормышы, сәламәт яшәү рәвеше яктыртыла, кроссвордлар, укучыларны туган көннәре белән котлаулар да урнаштырабыз. Редакция хезмәткәрләренә шушы газетабызның чираттагы санын күрсәттек, тагын да эчтәлеклерәк итү буенча аларның киңәшләрен истә тотачакбыз. Илдус Шаһиев балалардан лагерь тормышы турында сораштырды. Балалар мөхәррир абыйлары белән сөйләшкәндә кыенсынып тормадылар, үзләрен кыю тоттылар, кызыксындырган сосрауларын бирделәр. Алга таба да хезмәттәшлегебез дәвам итсен иде. Кем белә, бәлки шушы укучылар арасыннан кем дә булса киләчәктә журналистика юлын сайлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"