Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Балалар өчен иҗат сезоны ачык

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры балалар өчен иҗат сезонын ачып җибәрде. Шәһәр һәм авыл балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә Р.Сәхәбетдинов инсценировкасында "Дүрт дус" әкияте, мәктәп укучылары өчен Оскар Уайльд әсәре буенча куелган "Йолдыз егет" әкиятенең премьерасы күрсәтелде. Ике әсәрнең дә режиссеры Альберт Сәхәбетдинов. "Дүрт дус" күбрәк балалар бакчалары аудиториясе өчен....

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры балалар өчен иҗат сезонын ачып җибәрде. Шәһәр һәм авыл балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә Р.Сәхәбетдинов инсценировкасында "Дүрт дус" әкияте, мәктәп укучылары өчен Оскар Уайльд әсәре буенча куелган "Йолдыз егет" әкиятенең премьерасы күрсәтелде. Ике әсәрнең дә режиссеры Альберт Сәхәбетдинов.

"Дүрт дус" күбрәк балалар бакчалары аудиториясе өчен. Аның геройлары аңлаешлы һәм таныш. Уңай персонажлар - Мәче, Үгез, Каз һәм Әтәч, тискәре персонажлар - Төлке, Аю, Бүре. Нәрсә ул дуслык? Авыр чакта ничек бер-береңә булышырга? Ә минем дусларым нинди? Балаларга шушы сорауларга җавапны әкияттәге геройлар ярдәмендә табарга мөмкинлек бар. Музыкаль, бик ачык төсләрдән торган декорация һәм костюмнар, әкият геройларының тамашачы балалар белән турыдан-туры аралашуы залда җылы, самими атмосфера тудыра. Артисларыбыз - "Тантана " театраль премиясе лауреаты Ильяс Закиров(Мәче), Илдус Кәримов(Үгез), ТРның халык артисты, Д.Сираҗиев һәм С.Өметбаев премияләре лауреаты Рәзилә Муллина (Каз), Зилия Хөсәенова (Әтәч), Руслан Әхмәтҗанов (Бүре), ТРның халык артисты, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты Хафиз Хамматуллин(Аю) үз геройларының характерын , хәрәкәтләрен төгәл уйныйлар.

Инглиз классигы Оскар Уайльд әсәре буенча куелган "Йолдыз егет" әкияте зуррак аудитория өчен дидек. Режиссер Альберт Сәхәбетдинов аны ата-аналарның балалары белән бергә - гаилә белән карарга тәкъдим итә. Спектакль нәрсә турында соң? Ул аналарның баласына булган изге мәхәббәте хакында. Кечкенәдән үк әни кеше яратып үстермәгән бала гомере буена бәхетсез, каты бәгырьле булырга мәслихәт.

Явыз көчләр Ананы Баладан аералар. Очраклы рәвештә биләүдәге баланы тапкан фәкыйрь ир-ат аны йолдыздан төште, дип исбатлый. Үз гаебе белән булмаса да малай моңа ышанып, "йолдыз" лыгына инанып мәрхәмәтсез булып үсә. Күп михнәтләр кичеп үзен эзләп тапкан Анасын куып җибәрә. Малай зур сынаулар үтеп кенә Анасының хәер-фатихасын ала... Әлеге спектакль гадәти генә түгел, режиссер биредә курчакларны да кулланды. Явыз көчне ике артистка - Динара Акматова һәм Рания Хәлимова икесе, ягъни, бер костюм эченә икәү кереп уйныйлар. Бу тискәре образны тагын да купайтып, күңелгә кагылышлы итеп тасвирлау өчен уйланылган. Курчаклар - Тиен, Ябалак һәм Сукыр Тычканны артистлар сәхнәдә тотып, йөреп уйныйлар. Шулай ук, режиссер А.Сәхәбетдинов куелышына хас булган урынлы, отышлы музыка зур роль уйный. Альберт Сәхәбетдинов үзе дә бик яхшы җырчы, романслар җырлап безне таң калдырган кеше ул!

Балалар репертуарына Минзәлә театры һәрчак игътибарлы һәм таләпчән булды. Инде Яңа ел әкиятенә репетицияләр бара, Г.Тукайның 130 еллыгына курчак спектакле чыгачак.

Минзәлә җирлеге балалары театрлы булулары белән бәхетле, чөнки кечкенәдән үк тәрбияви спектакльләр карап үскән бала күңелендә яхшылыкка, миһербанлылыкка урын зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"