Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Барысы да тәртиптә һәм контрольдә тотылырга тиеш

Аю авыл җирлеге базасында район авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, бакча мөдирләре, клуб директорлары һәм башка учреҗдение җитәкчеләре катнашында семинар-киңәшмә булды. Киңәшмә эшендә район башлыгы Айдар Салахов, аның урынбасары Камил Нәҗмиев катнашты. Семинарда катнашучылар җирлекнең мәктәбен, балалар бакчасын, су башнясын,янгын чыкканда гидранттан су алуны, башняны, мотопомпа куелган күчмә су сиптерү...

Аю авыл җирлеге базасында район авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, бакча мөдирләре, клуб директорлары һәм башка учреҗдение җитәкчеләре катнашында семинар-киңәшмә булды. Киңәшмә эшендә район башлыгы Айдар Салахов, аның урынбасары Камил Нәҗмиев катнашты.

Семинарда катнашучылар җирлекнең мәктәбен, балалар бакчасын, су башнясын,янгын чыкканда гидранттан су алуны, башняны, мотопомпа куелган күчмә су сиптерү җайланмасын карадылар.

Аю мәктәбе яңа 2016-2017 нче уку елына тулысынча әзер. Алар күпчелек мәктәпләргә хас булганча, уку елына әзерлек эшләрен август аена калдырмаганнар, июльдә үк төгәлләп куйганнар. Класслар, түгәрәк кабинетлары - барысы да бүгеннән үк укучыларны кабул итәрлек итеп тәртипкә китерелгән.

Мәктәпнең эче-тышы балкып тора, косметик ремонт ясалган. Мәктәп яны бакчаларында идеаль тәртип. Бер бөртек тә чүп үләне күренми. Утыртылган яшелчәләр, яңгыр яумаса да, яхшы тәрбиядән матур гына үсеп, яхшы уңыш вәгъдә итәләр. Бер гектарга якын бакчасы булган тәҗрибә участогында үзләренә кирәк булган барлык төр яшелчә, җиләк-җимеш үстерелә.

Мәктәп директоры Айрат Галимов:

-Җыеп алынган уңыш ел дәвамында балаларны тукландыруга тотыла. Балаларны эшкә өйрәтү максатыннан укытучылар үзләре дә үрнәк күрсәтәләр, тырышып эшлиләр, ди ул.

Чыннан да, мәктәп коллективының йөзе кунаклар каршында кызарырлык булмады. Балалар бакчасында да бар җирдә тәртип, чисталык хөкем сөрә. Балаларның уйный торган мәйданчыкларында да идеаль тәртип, матур итеп буялган. Биредә мәктәп балалары 16 төрле дару үләннәре дә җыйганнар. Көзгә чаклы тагы 12 төрдәге дару үләне дә җыячаклар. Район башлыгы Айдар Салахов:

-Җирлектә һәм мәктәптә балалар белән эшләү яхшы оештырылган,биредә балалар хезмәт тәрбиясе алып үсәләр. Җирлектәге барлык хезмәткәрләр дә булсын дип, кулга-кул тотынып эшлиләр. Хәзер берәүгә дә китереп бирмиләр, эшне уңайлы итеп эшләргә омтылыйк, шулай булганда гына эшебез күренәчәк һәм матурлыкка, мул тормышка ирешербез.

Семинар барышында авыл уртасындагы гидранттан су алуны күрсәттеләр. Ут фәлән чыга калса дип шуның янында гына тавыш бирү җайланмасы да ясалып куелган. Аю авылында җиде җирдә шундый җайланма бар. Су башнясы территориясе әйләндереп алынган, су башнясын карап тору аерым бер кешегә беркетелгән. Аңа моның өчен стимул каралган: ул йорт хаҗәтләре өчен суга акча түләми.

Шунда ук күчмә су сиптерү җайланмасы да эшләтеп күрсәтелде, әлеге күчмә су сиптерү җайланмасына мотопомпаны авыл җирлеге башлыгы Нурһади Гыйльфанов үзе көйләгән. Семинарның йомгаклау өлеше Аю авыл мәдәният йортында үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"