Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөек шәхес Минтимер Шәймиевка 80 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән чара

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында Татарстанның Беренче Президенты, Республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның тормыш юлын тасвирлаган Игорь Цыбульский һәм Нурсөя Шәйдуллина авторлыгында "Минтимер Шәймиев. Биография продолжается..." документаль китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Татар халкының данлыклы улы, бөек шәхес Минтимер Шәймиевка 80 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән бу күркәм...

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында Татарстанның Беренче Президенты, Республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның тормыш юлын тасвирлаган Игорь Цыбульский һәм Нурсөя Шәйдуллина авторлыгында "Минтимер Шәймиев. Биография продолжается..." документаль китабын тәкъдир итү кичәсе узды.

Татар халкының данлыклы улы, бөек шәхес Минтимер Шәймиевка 80 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән бу күркәм чара киң җәмәгатьчелекне бер залга җыйды. Программа гади, шул ук вакытта тирән эчтәлекле, үтемле, геройның тормыш биографиясен, аеруча балалык, студент елларын тере, матур тасвирлап, тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп төзелгән иде.

Тамаша башланыр алдыннан һәм кичәнең башыннан ахырына кадәр экранда күрсәтелгән кадрларны карап, тамашачы Илбашының алдагы елларда Минзәлә халкы өчен башкарган эш-гамәлләрен тагын бер кат күздән кичерде, хатирәләрне яңартты. Узган гасырның 99 нчы елында реставрацияләнгән театр бинасы, гимназия, "Юбилейный" спорт комплексы, 1 нче урта мәктәп... Президент патронаты астында төзелгән андый өр-яңа объектлар җитәрлек бездә.

Район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев кыскача тәбрикләү сүзендә бу олпат затның Минзәләдә эшләгән чорына тукталып узды, Татарстанның беренче Президентының республикабыз казанышларында, илебез, дөнья сәясәтендә тоткан ролен ассызыклады.

Алга таба хатирәләр чыгышлар белән үрелеп барды. Театрның урта буын артисткасы Эльмира Әхмәтханова башкаруындагы "Актаныш - Минзәлә" җыры бу темага аваздаш булды. Яшь артист Ильяс Закиров Минтимер Шәрип улының балачак елларын, беренче укытучысы Хәдичә апа истәлекләрен зур осталык белән тамашачыга бәян итте.

Минтимер Шәймиевның Минзәлә "Сельхозтехника"сын җитәкләгән чорына кичәдә зур игътибар бирелде. Документаль китап герое белән бергә эшләгән, районыбызның хөрмәтле шәхесләре - шәһәрнең Мактаулы гражданины, хезмәт ветераны Леонид Чернов һәм хезмәт ветераны, 20 ел "Сельхозтехника"да эшләгән Рәис Әхмәтов истәлекләре белән уртаклаштылар.

Рәис Ахметов:

-Минтимер Шәрипович җитәкчелек иткән елларда "Сельхозтехника" да бик аз гына эшләсәм дә, бик яхшы хатирәләр калды. Ул елларда районыбыз авылларына электр чыбыклары сузалар, ут кертәләр иде. Минтимер Шәрипович миннән сорый: бу счетчикка ничә провод килә? Минем җаваплардан канәгать калып, беләсең икән, дигән нәтиҗә чыгарды. "Тукай" колхозы рәисе Мөгамбәр Халитов якында гына булган. Ул безнең сөйләшкәнне ишетеп керде дә: "Бу егет бит безнең колхозныкы, җибәрегез аны өйләргә ут кертергә", диде.

Шулай итеп, бер иптәш белән безне "Тукай" колхозына ут кертергә җибәрделәр. Бер ай чамасы эшләдек, моның өчен миңа рәхмәт хаты тапшырдылар. Икенче бер очрак. Мастерскойда эшләп йөргән чагым. Минтимер Шәрипович чакырта, янында баш бухгалтер Иван Бедлинский утыра. "Иван Теофанович шатрун түбәсен шиферга алыштырырга уйлый. Син, студент, исәпләүләрне яхшы хәтерлисеңдер әле. Исәпләп чыгар әле, ничә калай кирәк була? Иртәгә чутлап кертерсең", ди миңа. Минем баш математика ягына шәп эшли. Мин 10-12 минуттан исәпләп керттем. Бу эшләрне башкарып чыкканнан соң миңа тагын бер рәхмәт хаты тапшырылды.

Кешене бик тикшерә торган иде, аракы эчеп йөргән кешеләрне яратмады. Махсус проходной ясатты, аз гына кыек-мыек йөрүчеләрне керттерми иде. Шәймиев вакытында "Сельхозтехника"да тәртип булды.

Леонид Чернов:

-Яныбызга килеп сөйләшә, сораштыра: эш ничек, ошыймы, ярый өйрәнә тор, ә кем булып эшләр идең? кебек сораулар бирә иде. Мин токарь булырга теләвемне әйткәч, ярый, токарь да булырсың әле, ди.

Өмәдә катнашуыбыз хәтердә. Элек "Сельхозтехника"да эшләп чыккан ветераннарга ярдәм итәбез. Кемнеңдер сарае ишелеп төшкән (фронтовик, исеме хәтердә түгел), аны торгызырга булыштык. Фронтовикларга, өлкән буын вәкилләренә хөрмәт белән карый иде. Аларга да, үзебезнең эшчеләргә дә ел саен утын кайтартты. Эчкечеләрне яратмады ул. Бездә салырга яратучы бер ташчы бар иде. Ул чагында таш йортларга мичләр чыгару бар бит. Бервакыт Минтимер Шәрипович эш барышы белән кызыксынганда, моның кыяфәтен күреп: "Сезгә ни булды, чөгендер кебек кызаргансыз, эчтегезме әллә? Тагын бер күрәм икән, эшсез калачаксыз, сезнең урынга башка кеше табылыр", - диде.

Алып баручылар, театр артистлары әлеге китаптан һәм Сәкинә Шәймиеваның "Минтимер күләгәсендә" китабыннан өзекләр китерделәр.

Ә кичәдә яңгыраган берсеннән-берсе мәгънәле, эчтәлекле җырларга килгәндә, тамашачы һәр чыгышны яратып кабул итте, алкышларга күмде. Һәр җыр уйланган, дөрес сайланган. Ринат Бәдретдинов һәм Рифнур Кәбировның "Без - авыл егетләре", Рифат Хафизовның "Картайма, әнкәй" җырлары халык күңеленә хуш килде. Презентация ике дәүләт телендә алып барылды. Николаевка мәдәният йорты каршында иҗат итүче "Рябинушка" фольклор ансамбле җыры рус телендә яңгыраган бердәнбер чыгыш булды. Районыбызның йөзек кашы - "Уен" хореография коллективы (җитәкчесе - Роза Биктаһирова) тамашачыга татар егетләре биюен һәм "Әпипә"не бүләк итте.

 026

Шулкадәр җылы атмосферада барган бу күркәм кичә ахырында җирле шагыйрәбез Раушания Гыймаева-Титова Минтимер Шәймиевка багышлап язган шигырен укыды. Презентация кичәсе юбилярның яраткан "Җәйнең матур аяз таңнарында" җыры белән тәмамланды, тамашачы чыгышны аягүрә басып алкышлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"