Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Без – Тукайлы халык!

Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның 130 еллык билее уңаеннан район мәдәният йортында зур фестиваль үткәрелде. Иң беренче яңалык - район мәдәният йорты фойесында Тукаебыз әсәрләре буенча оештырылган искиткеч матур күргәзмә. Җиңү яулаган шәһәр һәм район авылларының балалар бакчаларына акчалата премияләр тапшырылды. 3 нче урын - Дәвек авылы балалар бакчасында, 2...

Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның 130 еллык билее уңаеннан район мәдәният йортында зур фестиваль үткәрелде.

Иң беренче яңалык - район мәдәният йорты фойесында Тукаебыз әсәрләре буенча оештырылган искиткеч матур күргәзмә. Җиңү яулаган шәһәр һәм район авылларының балалар бакчаларына акчалата премияләр тапшырылды. 3 нче урын - Дәвек авылы балалар бакчасында, 2 нче - Татар Мөшегесе авылының "Тамчыкай" балалар бакчасына бирелде, шәһәрнең 5 нче санлы "Зоренька" балалар бакчасы беренче урынга лаек булды.

Әлеге чарада район мәктәпләре укучылары, балалар бакчалары кызлары, малайлары, район күләмендә төрле оешмаларда узган шигырь бәйгесендә җиңү яулаган укучылар Тукайның шигырьләрен сөйләде, аның сүзләренә язылган җырлар башкарылды, әсәрләре сәхнәләштерелде. Бик матур сценарийны гимназиянең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Энҗе Усманова язган. Бу чараны әзерләүдә гимназия укучыларының роле бик зур булуын искәртеп узасы килә.

Район үзәк китапханәсе директоры Әлфия Нәбиева, район мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методисты Нәсимә Шаһиева конкурсларда җиңү яулаган балаларга, өлкәннәргә дипломнар, истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Сөекле шагыйребез Г.Тукайның 130 еллык юбилее аның әкиятләре, шигырьләре, җырлары аша тамашачы күңелендә якты хатирә булып кереп калды.

ФОТОЛАР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"