Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Безнең Зилия маладис!

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисткасы Зилия Хөсәенова О.Уайльд әсәре буенча куелган "Йолдыз егет" әкиятендә Йолдыз егет ролен уңышлы башкарганы өчен Татарстан Республикасының "Тантана" театраль премиясенең Дипломына лаек булды Зилия Хөсәенова Минзәлә театрына 2013 елда Алабуга мәдәният училищесын тәмамлап килә. Кукмара районы Зур Сәрдек авылы кызы ул. Театрда...

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисткасы Зилия Хөсәенова О.Уайльд әсәре буенча куелган "Йолдыз егет" әкиятендә Йолдыз егет ролен уңышлы башкарганы өчен Татарстан Республикасының "Тантана" театраль премиясенең Дипломына лаек булды

Зилия Хөсәенова Минзәлә театрына 2013 елда Алабуга мәдәният училищесын тәмамлап килә. Кукмара районы Зур Сәрдек авылы кызы ул. Театрда уйнаган беренче роле - Г.Исхакыйның "Сөннәтче бабай"ында малай Мифтах аңа алга таба героиня булып үсеп җитүгә комачау итмәде. К.Мәргәннең "Шомбай"ындагы Көнсылу образы - моның ачык мисалы.Балалар репертуарында рольләре шактый - "Маша һәм Аю.Яңа маҗаралар"да Маша, "Дүрт дус"та Әтәч,"Морозко"да Настя һ.б. О.Уайльдның "Йолдыз егет"ендәге Йолдыз егет образы турында театр тәнкыйтьчеләре бик җылы сүзләр әйттеләр. Һәм "Тантана" театраль премиясе дипломанты булу яшь артистка Зилия Хөсәенова өчен зур дәрәҗә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"