Мензеля
  • Рус Тат
  • Безнекеләр тагын беренче

    Физик мөмкинлекләре чикләнгән, ата-ана назыннан мәхрүм булган,ятим һәм караучысыз калган балалар арасында шәхси команда беренчелегенә бишенче республикакүләм бәйгедә 50 егет һәм кыз катнашты. Әлеге ярыш Урман чишмәсе янындагы чаңгы трассасында үтте. һәр командадан бишәр укучы чыгыш ясады. Республиканың әлеге бәйгесе 2000 елда һәм аннан соң туган 2003 елгы яшүсмерләр арасында...

    Физик мөмкинлекләре чикләнгән, ата-ана назыннан мәхрүм булган,ятим һәм караучысыз калган балалар арасында шәхси команда беренчелегенә бишенче республикакүләм бәйгедә 50 егет һәм кыз катнашты.

    Әлеге ярыш Урман чишмәсе янындагы чаңгы трассасында үтте. һәр командадан бишәр укучы чыгыш ясады. Республиканың әлеге бәйгесе 2000 елда һәм аннан соң туган 2003 елгы яшүсмерләр арасында үтте. Чаңгы ярышында Казан шәһәре Совет районының 11 номерлы, Минзәлә шәһәренең коррекцион-интернат мәктәбе, Ленинногорск, Лаеш, Чистай, Түбән Кама, Норлат, Әлмәт, Алабуга һәм Казан шәһәре Идел буе районының балалар йортларында тәрбияләнүчеләр катнаштылар.

    Чаңгычылар ярышына Татарстан Республикасының попечительләр һәм педагогик булышлык күрсәтү, опека бүлеге начальнигы Зөлфия Мусабирова һәм шул бүлекнең әйдәп баручы советнигы Кадрия Билалова, "Генерирующая компания" ААҖнең генераль директоры урынбасары Анатолий Краснов, якташыбыз Гиоргий Куприянов, Түбән кама электр челтәрләре директоры урынбасары Ринат Сайфуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев килгән иде. Ярышны тантаналы төстә Анатолий Краснов ачып җибәрде, ул ярышта катнашучыларга уңышлар теләде һәм әлеге бәйгедә катнашучы һәр укучыга йомшак уенчыклар бүләк итте. Аннары әлеге ярышларның баш хөкемдары Евгений Моргачев ярышларның шартларын аңлатты. Безнең Минзәлә коррекцион-интернат мәктәптә тәрбияләнүче Артем Сафронов ирекле стил белән бер километр араны 4 минут 30 секундта үтеп беренчелекне бирмәде. Шулай ук Андрей Станчаста бу араны 4 минут 59 секундта үтте. Лилия Романюк, Алина Шимановскаяда үз яшьтәшләре арасында беренчелекне бирмәделәр. Ә гомумкоманда зачетында безнекеләр 243 очко туплап беренчелекне бирмәделәр. , Иң азактан чаңгыда ВИП ярыш булды. Беренче урында күпләрне гаҗәпләндереп Минзәлә коррекцион -интернат мәктәбе директоры Михаил Иванов килде. Ярышта катнашып призлы урынны алган яшүсмерләргә, командаларга ТРның фән һәм мәгариф министрлыгының кыммәтле бүләкләре һәм спорт тренажорлары бүләк ителде.

    Фотогалерея - Лично-командное первенство по лыжным гонкам среди коррекционных школ Республики Татарстан

    Реклама

    Самое интересное в наших социальных сетях

     

    ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

     

    Инстаграм: Мензеля Мензелинск берегите себя

     

    Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Слушайте нас
    Комментарии (0)
    Осталось символов: