Бикбау оныклары сәхнәдә “ут уйнатты”
Бикбау мәдәният йортында "Исәнме җәй" дип аталган концерт узды. Ә артистлары - авыл балалары һәм әби-бабайлары янына кунакка кайткан оныклар иде. Җәйге бер авыл көннен хәтерләтеп бизәлгән сәхнә түрендә нинди генә сәләтләрен күрсәтмәде балалар. Баянда да уйныйлар, курайда моң да сузалар, бииләр, җырлыйлар, шигырь сөйлиләр һәм җиңел генә шпагатка төшеп,...
Бикбау мәдәният йортында "Исәнме җәй" дип аталган концерт узды. Ә артистлары - авыл балалары һәм әби-бабайлары янына кунакка кайткан оныклар иде.
Җәйге бер авыл көннен хәтерләтеп бизәлгән сәхнә түрендә нинди генә сәләтләрен күрсәтмәде балалар. Баянда да уйныйлар, курайда моң да сузалар, бииләр, җырлыйлар, шигырь сөйлиләр һәм җиңел генә шпагатка төшеп, чыбыркы шартлатып, тамашачаны "ах" та иттерәләр. Концертны оныкларның әбисе роленә кергән мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лилия Закирова һәм Бикбау сәхнәсендә шактый гына чыныгу алган, ә бу юлы бабай булып киенгән Әскать Нуруллин алып барды. Тамаша сценариясе дә бик тәрбияви характерда язылган. Авыл тарихы, балаларны эшкә өйрәтү, табигатьне, бигрәк тә авылның су буен, тау башлары һәм урамнарын чиста тотуга акцент ясалды.
Концерт ахырында авыл җирлеге башлыгы Люзия Мардамшина шушындый эчтәлекле концерт күрсәткәннәре өчен балаларга һәм оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. Һәр "артистка" истәлекле бүләк һәм диплом тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Самое интересное в наших социальных сетях
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев