Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөтенроссия туган тел форумыннан Чулпан белән Лилия җиңү белән кайтты

Казан шәһәрендә Бөтенроссия туган тел форумы узды. Бу чарада татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадада, "Илһам" яшь язучылар конкурсында, "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" конкурсында һәм "Иң яхшы мили мәктәп" конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Минзәлә гимназиясе укучылары да бу бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар алуга ирештеләр. 9 нчы сыйныф...

Казан шәһәрендә Бөтенроссия туган тел форумы узды. Бу чарада татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадада, "Илһам" яшь язучылар конкурсында, "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" конкурсында һәм "Иң яхшы мили мәктәп" конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Минзәлә гимназиясе укучылары да бу бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар алуга ирештеләр.

9 нчы сыйныф укучысы Шәрипова Чулпан Равис кызы( укытучысы Бәдретдинова А.М.) - татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадада 3 нче урынны, 11 нче сыйныф укучысы Әкбәрова Лилия Илдар кызы(укытучысы Заһриева Г.Р.) "Илһам" яшь язучылар бәйгесендә 3 нче урынны яулады. Кызларыбызны үзләренең тырыш хезмәт җимешләре булган зур җиңүләре белән тәбрик итәбез, киләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"