Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Минзәләдә "Чаңгы юлы-2016" массакүләм чаңгы ярышлары үтте

Татарстан чаңгычылар бәйрәменә багышланган районкүләм бәйгедә 500гә якын егет һәм кыз катнашты. Президентыбыз тарафыннан игълан ителгәнгә генә түгел, соңгы ваккытларда райондашларыбызның күп төрле чыныктыру чараларында активлыгы уңай, күркәм күренеш. Әнә, район чаңгы ярышында да 8-14 һәм 15-17 яшьлекләр арасында гына да 40-50 кеше катнашуы, яшьләрнең спортка битараф булмавын күрсәтеп тора....

Татарстан чаңгычылар бәйрәменә багышланган районкүләм бәйгедә 500гә якын егет һәм кыз катнашты. Президентыбыз тарафыннан игълан ителгәнгә генә түгел, соңгы ваккытларда райондашларыбызның күп төрле чыныктыру чараларында активлыгы уңай, күркәм күренеш. Әнә, район чаңгы ярышында да 8-14 һәм 15-17 яшьлекләр арасында гына да 40-50 кеше катнашуы, яшьләрнең спортка битараф булмавын күрсәтеп тора. Ә яшьләр актив катнашкач ул, билгеле инде, һәрчак оешканлык һәм зур киеренкелек белән үтә. Аннары шунысын искәртү дә урынлы булыр. Мондый бәйгеләрдә мәктәп укучылары һәм урта уку йортларының бердәм булып катнашуы нык сөендерә, өмет чаткылары уята. Әнә авыл хуҗалыгы техникумы студентларының саны гына да 40тан артык, аның директоры Эльвира Фаттахова үзе дә чаңгы ярышында катнашты.

Чаңгычылар бәйрәмен район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев ачып җибәрде, ярышта катнашучыларны әлеге бәйрәм белән тәбрик итте һәм аларга уңышлар теләде. Аннары әлеге ярышларның баш хөкемдары Владимир Баранов ярышларның шартларын аңлатты. Иң элек 2007 елда туган малайлар һәм кызлар стартка басты. Барысы 18 йөгереш булды. Иң азактан чаңгыда ВИП ярыш булды. Әлеге ярышта узган елгы чемпион Тимур Яруллинга (изолятор) тиңнәр булмады. Икенче урынны Яңа Маҗыннан Валерий Аникин яулады. Ә Олег Ильин (ПМК Мелиорация ҖЧҖ) өченче урын белән генә канәгатьләнде. Соңыннан һәр категориядә призлы урынны алган чаңгычыларга Мактау кәгазьләре һәм медальләр тапшырылды. Иң күп призлы урыннарны Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы, шәһәрнең 1нче һәм 3нче мәктәбе укучылары алдылар. Чаңгычылар бәйрәмендә иң яшь чаңгычы булып Диляра Фәрдиева һәм иң өлкән чаңгычы булып 73 яшьлек Алфир Ибәтуллин танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"