Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Чаллы шәһәрендә ярминкәдә минзәләлеләр барлыгы 1миллион 200 мең сумлык продукция саттылар

Бу хакта Минзәлә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең маркетинг һәм җитештерү бүлеге начальнигы Нурлыгаян Нәбиев хәбәр итте. Чираттагы ярминкә Чаллы шәһәренең Шамил Усманов урамында үтте. Бу ярминкәгә районыбызның "Заиковский" һәм "Органик групп-Чулман" ҖЧҖ хуҗалыклары, район кулланучылар җәмгыяте, 9 авыл җирлеге, шәхси эшмәкәрләр, фермерлар барды. Алар сыер, дуңгыз, сарык ите,сөт...

Бу хакта Минзәлә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең маркетинг һәм җитештерү бүлеге начальнигы Нурлыгаян Нәбиев хәбәр итте.

Чираттагы ярминкә Чаллы шәһәренең Шамил Усманов урамында үтте. Бу ярминкәгә районыбызның "Заиковский" һәм "Органик групп-Чулман" ҖЧҖ хуҗалыклары, район кулланучылар җәмгыяте, 9 авыл җирлеге, шәхси эшмәкәрләр, фермерлар барды. Алар сыер, дуңгыз, сарык ите,сөт һәм сөт продукцияләре, алма, кабак, бал, суган, бәрәңге, кәбестә, төрле салатлар һәм башка продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов сәүдә рәтләрендә йөреп, продукцияләрнең бәяләре белән кызыксынды, сатып алучылар һәм ярминкәгә килгән сатучылар белән аралашты.

Ярминкәдә тавык-үрдәк түшкәләре 600-700 сум, яңа суйган казныкы 1300-1500 сум тора иде. Авыл җирлекләреннән килгән вәкилләр бик тырышканнар. Югары Тәкермән авыл җирлеге 20 төрле продукция алып килгән, алар төрле яшелчәләр, үгез, сыер итләре дә алып барганнар,, сатар продукцияләре бик күп, зәвык белән бизәгәннәр. Гомумән, авыл җирлекләреннән килгәннәрнең ассортиментлары бик бай иде. "Загиев" КФХ һәм "Исламов" КФХсы суйган сыер итләрен тиз арада алып бетерделәр. Хуҗамәттән Давид Геворгян бытбылдык йомыркалары белән сәүдә итте. Бакчасарай авылыннан шәхси эшмәкәр Ринат Миңнегәрәев дуңгыз итен алып килгән иде, аның да итен бик теләп алдылар. Умартачы Фәнис Хайруллин шактый гына бал алып килгән, балның өч литрлы банкадагысын 1500 сумга саттылар. Гомумән, минзәләлеләр Чаллы халкын сыйфатлы продукция белән сыйлап кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"
2
X