Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Чүбеңне ташлама, участогыңны тәртиптә тот

Гөрләвекләр кар суларынинеш-елгаларга алып китсә, кар астында "кышкы йокы" да булган төрле төрдәге чүп кадыклары калкып чыктылар. Административ комиссиянең эшче төркеме шушы көннәрдә генә дә авыл җирлекләрендәге чисталыкның ни дәрәҗәдә куелышын тикшереп комиссия составында газета хәбәрчесе ике авыл җирлегендә булып кайтты. Коноваловка авыл җирлегенә килеп керү белән төрле төзелеш материаллары,...

Гөрләвекләр кар суларынинеш-елгаларга алып китсә, кар астында "кышкы йокы" да булган төрле төрдәге чүп кадыклары калкып чыктылар. Административ комиссиянең эшче төркеме шушы көннәрдә генә дә авыл җирлекләрендәге чисталыкның ни дәрәҗәдә куелышын тикшереп комиссия составында газета хәбәрчесе ике авыл җирлегендә булып кайтты.

Коноваловка авыл җирлегенә килеп керү белән төрле төзелеш материаллары, фундаменты салынган участок каршы алды безне. Анда ни генә юк, җир минеке түгел , мин аны чистарттым. Әле аның янында гына бер әби яши торган өйнең ихаталарынндагы коймалары авып беткән, бакчасында төрле чүп үләннәре үсә. Коноваловка авылы М-7 трассасына якын урнашкан, биредә берәү юл буеннда ягулык салу станциясе төзи башлаган, ә аның бу төзелешкә рөхсәте юк икән. Белопахотный авылында менә ничә ел инде берәүнең 50 сутый җире буш тора, ул анда бер нәрсә дә утырттмый, коймалары ауган, юкса Коноваловка да яшәүчеләр өй төзергә җир сорыйлар. Сатып алырга теләүчеләр бар барын, ә хуҗасы шушы 50 сутый җир өчен ярты миллион акча таләп итә икән. Мондгы тәртипсезлекләр күзгә күренеп тора, җир контроле нәрсә карый?. Коноваловканың Мирная урамындагы өйләрнең биштән берендә чүп үләне үсә, ишек алларында төрле чүп-чар, пычраклык хөкем сөрә. Авыл урамнары кайбер йорт яннарында асфальт калдыклары өелеп тора. Закон буенча асфальт калдыкларын озак сакларга ярамый, алып кайткансың икән өч көн эчендә юлга түшәп куярга кирәк. Урамнарда төзелеш материаллары аунап ята, аны куярга берсенең дә рөхсәте юк. Тупач авылына килеп керү белән чүплеккә тап булдык, юкса анда чүп ташламаска дигән элмә такта куелса да. Биредә яшәүчеләрнең бакча артларында салам, печән өемнәре, тирес бар, алар аны үз ихаталарына өяргә тиешләр. Тупач авылында ике күрше ярты метр җир өчен бер-берсенә дәгъваларын белдерделәр.Канонерка авылының урам уртасындагы чокырга шактый гына чүп калдыклары ташлаганнар, урамда бүрәнә, бетон баганалар аунап ята. Фионовка авылы дачный поселок дип йөртелсә дә биредә дә без таш, бетон,торбалар, металлолга тап булдык.Йорт яннарына куярга авыл башкарма комитетыннан берәүдә рөхсәт алмаган.

Юртау авылында яшәүчеләр Рәсәй күләм игълан ителгән язгы зур өмә хәбәрен дә читләтеп узнаннар күрәсең, күп катлы йорт яннарында тәмәке төпчекләре, авыл янындагы урман да чүп тулы. Әле 2014 ел азагында салынган 10 фатирлы йорт янында да бик күп тәмәке төпчекләре күренде. Бу әле пүчтәк кенә! Сез әнә күп катлы йортлардан агып ятучы шакшы су җыелган урынны барып карагыз-диде бер апабыз. Анда баргач шаккаттык андагы шакшы су бер җиргә җыела һәм аннан саркып, ерганак буйлап Минзәлә елгасына агып ята. Әйтсәң сүз, төрсәң күз-күз дигәндәй, Юртайда чыннан да "карарлык" җирләр шактый икән. Анда кулланмаган мунча, иске сарайларны да сүтәргә кирәк.Биредә Лесная урамы 25 һәм 27а йортларында яшәүчеләр шакшы суларын урамга агызып яталар, ә урамда сасы ис килә. Без бит хәзер 21 гасырда яшибез, шуны аңласын иде юртаулылар.Каты көнкүреш калдыклары сала торган контейнерны бакча чүпләре, ботак-сатак белән тутырганнар. Чүп контейнерларын тәртиптә тоту максатында, контейнер мәйданчыкларына төзелеш калдыклары, бакча чүбе, мебель һ.б. күләмле йорт кирәк-яракларын чыгару тыела. Ә авыл уртасында моның өчен зур трактор арбасы куелган.

Гомумән алганда бу ике авыл җирлегендә дә чистартасы, яшелләндерәсе, төзекләндерәсе җирләр байтак әле.

Административ комиссия әгъзалары дүрт авыл җирлегендә булды, алар тарафыннан бик күп кимчелекләр ачыкланды, тиешсез урыннарда тормыш-көнкүреш калдыкларын тотучылар административ җаваплылыкка тартылдылар.

Фотолар:

Работа адм. комиссии в Коноваловском сельском поселении

Работа адм. комиссии в Бикбуловском сельском поселении

Работа адм. комиссии в Подгорнобайлярском сельском поселении

Работа адм. комиссии в Юртовском сельском поселении

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"