Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Чәчүлекләрне кабул итү “Заиковский” хуҗалыгыннан башланды

Район башлыгы Айдар Салахов инициативасы белән районыбыз хуҗалыкларында чәчүлекләрне кабул итү башланды. Элекке елларда, язгы кыр эшләре төгәлләнеп, үсемлекләр тишелеп чыккач, чәчүлекләрне махсус комиссия тарафыннан кабул итү матур гадәткә кергән иде. Комисия составында хуҗалык җитәкчесе, аның ярдәмчеләре, баш белгечләр, бухгалтерия хезмәткәрләре, авылның мөхтәрәм пенсинер игенчеләре, механизаторлар керә, һәм комиссия, һәр...

Район башлыгы Айдар Салахов инициативасы белән районыбыз хуҗалыкларында чәчүлекләрне кабул итү башланды.

Элекке елларда, язгы кыр эшләре төгәлләнеп, үсемлекләр тишелеп чыккач, чәчүлекләрне махсус комиссия тарафыннан кабул итү матур гадәткә кергән иде. Комисия составында хуҗалык җитәкчесе, аның ярдәмчеләре, баш белгечләр, бухгалтерия хезмәткәрләре, авылның мөхтәрәм пенсинер игенчеләре, механизаторлар керә, һәм комиссия, һәр басуга тиешле бәяне куеп, һәр механизаторның эшенә нәтиҗә ясый иде. Менә шушы традицияне быел да дәвам итә минзәләлеләр.

Район башлыгы Айдар Салахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең маркетинг һәм җитештерү бүлеге начальнигы Нурлыгаян Нәбиев, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстандагы Минзәлә бүлеге җитәкчесе Назыйм Сәхәбетдинов, "Татарстанның элита орлыклары" ассоциясе агрономы Рафаэль Миңнуллин чәчүлекләрне кабул итүне "Заиковский" ҖЧҖ хуҗалыгыннан башладылар.

Башта хуҗалыкның сорт сынау, тәҗрибә делянкасында үсә торган 13 төрле бодай һәм биш төрле арпа участогын карады комиссия. Биредә аларның һәрберсе аерым чәчелгән,, тигез булып үсеп киләләр.

Арпа басуы да бик югары уңыш вәгъдә итә. Янәшәдә -"Әнәк" агрофирмасының 593 гектарлы борчак басуы. Биредә дә барлык эшләр агротехник таләпләргә җавап бирерлек итеп башкарылган, чүп үләннәренә, корткычларга каршы эшкәртелгән. Комиссия членнары багана төпләрендә "чөй"ләр калуына игътибар итте.

"Заиковский" хуҗалыгынң 200 гектарлы басуы парга калдырылган, бу басуга органик ашлама кертелгән, аны К-701 тракторы белән эшкәртеп торалар. Хуҗалыкның борчак басуында да зур уңышка өмет бар, ул чиста, корткычлар ашамаган. Комиссия уҗым культураларын карады, биредә 400 гектар арыш, 400 гектар көзге бодай чәчүлекләре иртә язда тырмаланган һәм өстәмә тукландыру уздырылган. Гомумән алганда, хуҗалыкта игеннәрнең тишелеше яхшы, бердәм, чәчүлекләрдә "чөй"ләр юк, игенчеләр хезмәтенә тел-теш тидерерлек түгел, хуҗалыкның басулары яхшы уңыш бирергә сәләтле.

Комиссия әгъзалары «Мензелинские зори» агрофирмасының Иркәнәш басуларын карадылар, биредә 3466 гектар сөрүлек җирләренең 2900 гектарын көзге культуралар били, шуның 1280 гектарына арыш, калганына көзге бодай чәчелгән. 320 гектарлы көзге бодайның яртысы аеруча яхшы.

Комиссия әгъзалары чәчүлекләрнең торышыннан бик канәгать калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"