Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Чернобыльчеләрне искә алдылар

Кичә район мәдәният сараенда Чернобыль фаҗигасенә 30 ел тулу уңаеннан бәйрәм узды. Әлеге чарада район аппараты җитәкчесе Роза Сальдаева, район хәрби комиссары Сергей Владимиров,район граҗданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Анна Куприянова , Чернобыль атом станциясендә булган аварияне бетерүдә катнашкан 13 кеше катнашты. Алар үз чыгышларында Чернобыль фаҗигасен бетерүдә катнашкан...

Кичә район мәдәният сараенда Чернобыль фаҗигасенә 30 ел тулу уңаеннан бәйрәм узды. Әлеге чарада район аппараты җитәкчесе Роза Сальдаева, район хәрби комиссары Сергей Владимиров,район граҗданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Анна Куприянова , Чернобыль атом станциясендә булган аварияне бетерүдә катнашкан 13 кеше катнашты. Алар үз чыгышларында Чернобыль фаҗигасен бетерүдә катнашкан райондашларыбызга рәхмәт белдереп, яңадан илебездә мондый фаҗигаләр кабатланмасын иде дигән теләкләрен җиткерделәр. Чернобыльче Рашид Габделхәй улы һәм Дилбәр ханымның бергә тормыш коруларына 30 ел тулу уңаеннан Анна Куприянова тәбрикләде. Мәдәни чара концерт номерлары белән үрелеп барды.

26 апрель көнне әлеге фаҗигагә 30 ел тулу уңаеннан шәһәребезнең үзәк паркында матәм митингы узачак.

Сан.Безнең районнан Чернобыль фаҗигасен бетерүдә 27 кеше катнашкан, аларның 4се әлеге авариядә алган төрле авырулардан фани дөнья белән хушлашкан.

фото: vk.com (Загс Мензелинск)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"
2
X