Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Чираттагы җыен Хуҗамәттә үтте

Хуҗамәт авылында җыен зур активлык белән үтте. Җирлектәге җыенда район башлыгы Айдар Салахов һәм Татарстан Республикасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хәмәев катнашты. Җирлек башлыгы Рәсимә Асхамованың оештыру-масса һәм социаль-икътисадый үсеше буенча 2016 елга хисабы тыңланды. Аннары "Органик групп-Чулман" агрофирмасы Куйбышев хуҗалыгы башкарма директоры Рамил Гәрәев хуҗалыкта 2016 елда...

Хуҗамәт авылында җыен зур активлык белән үтте.

Җирлектәге җыенда район башлыгы Айдар Салахов һәм Татарстан Республикасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хәмәев катнашты.

Җирлек башлыгы Рәсимә Асхамованың оештыру-масса һәм социаль-икътисадый үсеше буенча 2016 елга хисабы тыңланды. Аннары "Органик групп-Чулман" агрофирмасы Куйбышев хуҗалыгы башкарма директоры Рамил Гәрәев хуҗалыкта 2016 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты, алда торган бурычларга тукталды, хуҗалыкта акрынлап булса да иген уңышының һәм терлекчелек продукциясе җитештерелүен азсызыклап китте. Җыенда шулай ук полиция участок упономоченные Илмир Галиевнең дә информациясе тыңланды. Хуҗамәт авылының "Березка" балалар бакчасы мөдире Зилә Хафизова балалар бакчасын заман таләпләренә туры китереп капиталь төзекләндергәне өчен республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. Район башлыгы Айдар Салахов үзенең чыгышында районыбызда эшләнгән эшләрне билгеләп үтте, булган үзгәрешләргә тукталды, районның аграр тармагында эшләүчеләрнең район икътисадына керткән өлешен бәяләде , республикада булган программалар белән кыскача таныштырды. Азат Хәмәев республиканың социаль-икътисадый эшчәнлегенә тукталды, авыл халкының яшәү шартларын яхшырту буенча күп эшләр эшләнүен билгеләп үтте. Җыенга килгән авыл халкы үзләрен борчыган сорауларга җавап алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"