Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Дини тәрбия Минзәлә районы балалары өчен файдалы да, күңелле дә

Яшь буынның әхлагын үстерү һәм ислам дине турындагы белемнәрен киңәйтү максатыннан, Минзәлә мәчете каршында инде өч ел рәттән балалар өчен рухи-сәламәтләндерү үзәге эшли. Минзәлә һәм Тукай районнары буенча имам-мөхтәсиб Җәүдәт хәзрәт Харрас балаларның әлеге хыялын тормышка ашырып, аларга дин дәресләре укытылу белән беррәттән, ял итеп алу мөмкинлеге дә бирде. Башта...

Яшь буынның әхлагын үстерү һәм ислам дине турындагы белемнәрен киңәйтү максатыннан, Минзәлә мәчете каршында инде өч ел рәттән балалар өчен рухи-сәламәтләндерү үзәге эшли.

Минзәлә һәм Тукай районнары буенча имам-мөхтәсиб Җәүдәт хәзрәт Харрас балаларның әлеге хыялын тормышка ашырып, аларга дин дәресләре укытылу белән беррәттән, ял итеп алу мөмкинлеге дә бирде.

Башта мәчетебезгә дин дәресләрен алырга, ял итәргә 3-12 яшькә кадәр дистәдән артык кыз балалар йөрде. Алар дәресләргә бик яратып йөрделәр. Иртәнге сәгать тугызда җыйналгач, Роза абыстай аларны дин дәресләренә төшендерде, укучыларда әхлак тәрбиясе бирүне максат итеп куеп, вәгазьләр сөйләде, уеннар уйналды.

Шушы уен-чараларда һәм, әлбәттә инде, дәресләрдә күрсәтелгән активлыгына карап, укучыларга ниндидер сан куелган һәм мөһер сугылган "балл" дип аталучы түгәрәкләр бирелгән. Сменаның ахыргы көнендә узган сабантуйда махсус "Ярминкә" оештырылды һәм һәр балага җыелган "балларына" күңеленә хуш килгән әйберләр - китаплар, уенчык-сувенирлар "сатып алырга" мөмкинлек тудырылды.

Үзәк үз эченә ислам нигезләре белән таныштыру һәм дини-әхлакый тәрбия бирүне максат итеп куя. Кайберәүләр мондый эшчәнлекне ничектер берьяклы, бәлки, ялыктыргыч итеп тә күз алдына китергәндер. Әмма биредәге көн тәртибе белән танышып чыкканнан соң, моның алай түгел икәнлегенә ышанасың. Төрле догаларны, гарәп хәрефләрен, ислам әхлагы кагыйдәләрен өйрәнүдән тыш, балалар хәрәкәтле уеннарда, викториналарда һәм башка кызыклы бәйгеләрдә көч сынашты.

Лагерь ябылу уңаеннан, имам-хатыйб Рәмзил Садыйков үзенең иң изге теләкләрен җиткереп, дин дәресләрен алучыларга дини китаплар, уенчыклар бүләк итте.

Рәмзил хәзрәт:

-Озын җәйге каникул чорында балалар күп вакытларын урамда үткәрә. Мәчет каршында оештырылган укуларда катнашып, алар шактый кирәкле күп мәгълүмат туплый, рухи тәрбия ала, вакытларын файдалы итеп үткәрә. Мөмкинлекләр тудырылып, ата-аналар балаларын мәчеткә җибәреп торганда, рухи-сәламәтләндерү үзәкләре ачу безнең бурычыбыз. Без мәчет белән генә чикләнмәдек, туган якны өйрәнү музеенда булдык, кинотеатрда кызыклы мультфильмнар карадык, хәрәкәтле уеннар оештырдык. Балаларыбыз кызыксына, киләчәктә ата-аналар, әби-бабайлар аларны мәчеткә күбрәк җибәрсен иде.

Яр Чаллыдан кунакка кайткан 11 яшьлек Камилә Коръән сурәләрен укып күрсәтте. Балаларның догаларны ялгышмыйча яттан сөйләп күрсәтүләре үзәкнең эшчәнлеген уңай яктан бәяли.

Ильяс Загриев, гимназиянең 6 сыйныф укучысы:

-Мин бирегә өч ел йөрим инде, бик ошый үземә. Дини китаплар укыдык, төрле уеннар уйнадык, күңелле булды.

Балалар абый-апаларына олы рәхмәт сүзләрен җиткереп, киләсе елда да җәйге ялга киләчәкләрен бәян итеп, яхшы кәеф белән өйләренә таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"
2
X