Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Диплом һәм кубок тапшырылды

Белгәнебезчә «Юность» боз сараенда тәрбияләнүче яшь хоккейчыларыбыз Татарстан беренчелегендә 2002-2003 еллардагы туган малайларның җыелма командасы икенче урынны яулаган иде. Әлеге уңайдан аларны тәбрикләү тантанасы булды. Бу тантанада Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов, Татарстан Республикасының хоккей федерациясе вәкиле Лилия Новикова, район хоккей федерациясе җитәкчесе Нурһади Гыйльфанов, «Юность» боз сарае директоры...

Белгәнебезчә «Юность» боз сараенда тәрбияләнүче яшь хоккейчыларыбыз Татарстан беренчелегендә 2002-2003 еллардагы туган малайларның җыелма командасы икенче урынны яулаган иде. Әлеге уңайдан аларны тәбрикләү тантанасы булды. Бу тантанада Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов, Татарстан Республикасының хоккей федерациясе вәкиле Лилия Новикова, район хоккей федерациясе җитәкчесе Нурһади Гыйльфанов, «Юность» боз сарае директоры Хәмзә Гыйлаҗетдинов, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Артур Мавлютов, «Мензелинские кречеты» командасы, аларның тренерлары һәм боз сараенда тәрбияләнүче балалар катнаштылар.

Тантананы Айдар Салахов ачып җибәреп болай диде: безнең боз сараенда әлеге спорт төре белән 200гә якын бала шөгыльләнә, хоккей балаларда ихтыяр көче тәрбияли, үз сәламәтлекләрен ныгыталар, команда да эшләргә, дисциплинага өйрәнәләр.Сезне зур җиңүегез белән чын йөрәктән кайнар тәбриклим, киләчәктә дә безнең райондашларыбызны һәм җанатарларыбызны шундый зур җиңүләр белән куандырыгыз, уңышлар сезгә.

Аннары Лилия Новикова сүз алды.-Сезне 2015-2016 елгы спорт сезоны тәмамлану һәм республикабызда үз яшьтәшләрегез арасында икенче урын алуыгыз белән котлыйм. Бу сезнең өчен бик яхшы результат. Алдагы сезонда да сынатмассыз, уңышлар телим.Бу балаларны тәрбияләгән тренерларга бик зур рәхмәт. Тантанада катнашкан җитәкчеләр «Мензелинские кречеты» командасының капитанына Диплом һәм зур кубок,шулай ук һәр әгъзасына Диплом, медаль һәм кубок тапшырдылар. ТР хоккей федерациясе Дипломына һәм кубогына команда тренерлары: Илгиз Мәүҗиев, Виталий Пантелеев лаек булдылар. Шулай ук Татарстан Республикасы буенча үз яшьтәшләре арасында иң яхшы хөҗүмчесе булып Егор Аманов танылды, ул Диплом һәм кубок белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"