Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Дуслык күперләре өзелмәсен

Башкортостан Республикасының Кушнаренко районыннан бер төркем делегация - татар теле һәм әдәбияты укытучылары районыбызда кунакта булып китте. Кунаклар бер көн эчендә бик күп эш башкардылар: гимназиядә осталык дәресләре карадылар, Муса Җәлил һәм туган якны өйрәнү музейларында булдылар, төбәгебез хакында никадәр яңалык белделәр. Дуслык җепләренең башы 2006 нчы елга килеп тоташа,...

Башкортостан Республикасының Кушнаренко районыннан бер төркем делегация - татар теле һәм әдәбияты укытучылары районыбызда кунакта булып китте. Кунаклар бер көн эчендә бик күп эш башкардылар: гимназиядә осталык дәресләре карадылар, Муса Җәлил һәм туган якны өйрәнү музейларында булдылар, төбәгебез хакында никадәр яңалык белделәр.

Дуслык җепләренең башы 2006 нчы елга килеп тоташа, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында очрашулар еш булмый.

Нәсимә Шаһиева, район мәгариф бүлегенең милли эшләр буенча методисты:

-2012 нче елда Татарстан һәм Башкортостан мәгариф һәм фән министрлыклары арасында мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча килешүгә кул куелды, безнең районга Кушнаренко районы туры килде. Бүген без "Дуслык күперенә чикләр юк" дип аталган семинар оештырдык, ә алар безне 14 апрельдә бөек Тукаебызның 130 еллыгына багышланган кичәгә чакырып калалар.

Алты осталык дәресе күрсәттеләр район педагоглары. Барысы да ныклап әзрләнгәннәр, кемнедер аеру мөмкин дә түгел. Очрашу башында 3 нче урта мәктәпнең татар теле укытучысы Альфира Шәйхетдинова дәреслекләр, укытучыларның ирешкән уңышлары, иҗат тәҗрибәләре, федераль дәүләт белем бирү стандартлары, эш программалары белән таныштырды.

Наил Габдуллин, район мәгариф бүлеге начальнигы:

-Министрларыбыз бик яхшы карар кабул иткәннәр, без дә сезгә барырга тырышырбыз. Күпмилләтле районда матур гына яшәп ятабыз. Реконструкциядән соң гимназиябез республикада беренче урынны алды, 500 мең сумлык сертификат тапшырылды. Өч ел элек 46 район арасында 25 нче урында булсак, 2015 нче елда 8 нче урынга күтәрелдек.

Марат Бадриев, Минзәлә гимназиясе директоры:

-Рәхмәт килүегезгә. Очрашу барышында биербез дә, җырларбыз да, матур итеп бәйрәм итәрбез, соңыннан үзебез дә кунакка килербез.

Динә Төхвәтуллина, Кушнаренко районының татар теле укытучысы:

-Мондый музейда булу безнең өчен зур яңалык булды, Муса Җәлил турында никадәр әйбер белдек. Шаккаткыч булды. Гимназия бик матур, чиста, мөмкинлекләр зур, осталык дәресләре шәп булды. Мондый укытучылар булганда, туган телне яратмый мөмкин түгел. Киләчәктә дә мондый очрашулар булыр дип ышанып калабыз.

Лилия Әхтәмова, Кушнаркенко район мәгариф бүлегендә туган телләр методисты:

-Үзебезнең кан-кардәшләребезне күрергә килдек, без бик шат. Районыбыз символын, укучыларның иҗат эшләрен алып килдек. Осталык дәресләре безнең өчен файдалы булды, бик күп яңалык күрдек, эшебездә кулланырбыз бу хезмәтләрне.

Бүген зур бәйрәм безнең өчен, тирән тәэсирләр алдык. Музейлар сездә искиткеч бай, бик ошады безгә. Осталык дәресләрендә файдалы мәгълүматлар алдык. Безнең районыбызда 2713 бала белем ала. Төрле милләт балалары, башкорт, татар, рус һәм удмурт телләрен туган тел буларак өйрәнәләр бездә. Бездә дә уку йортлары бар, күппрофильле Кушнаренко көллияте, авыл хуҗалыгы көллияте, районда 21 мәктәп эшли. Иҗади үзәк, савыктыру комплексы да бар. Стреляевлар виноград үстерәләр, ун төрле сорты бар. Без аны безнең якның йөземе дип атыйбыз. Бүген сезгә күчтәнәч итеп алып килдек.

Алсу Таһирова, Кушнаренко районының Шәрип урта мәктәбе укытучысы:

-Күпмилләтле мәктәптә эшлим, туган телләрне рәхәтләнеп өйрәнәләр. Бар телгә дә дәресләр саны бертигез. Соңгы елларда мәктәпләрдә балалар санының артуы күзәтелә, без бик шатланабаз.

Динар Гизетдинов, Кушнаренко районының Карачай Елга урта мәктәбенең татар теле укытучысы:

-Без ике район арасында дуслык җепләрен дәвам итүчеләр. Бүгенге семинар бик ошады. Күренеп тора: зур ремонт эшләнгән, мәктәп дирекциясе ягымлы, игътибарлы, мондый җитәкче булганда, эшләр алга барачак. Осталык дәресләрен дә яратып калдык. Муса Җәлил музеен күрсәтсәләр иде дип теләгән идек, хыялыбыз чынга ашты. Хәрби-патриотик тәрбия бирү мәсьәләсе бик җитди тора. Күперләребез өзелмәсен иде, тагын очрашулар насыйп булсын иде.

Гимназия коллективы мондый очрашуларга һәрчак җитди әзерләнә, бердәм коллектив тарафыннан бар нәрсә уйланылган. Семинар чәй табыны артында җыр-бию, уеннар белән үрелеп барды. Шундый ихлас очрашудан кунаклар да, хуҗалар үзләре дә бик канәгать калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"