Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Дым кадере яз арта

Язның соңлап килүе, яңгырларның, салкын көннәрнең озакка сузылуы "Органик Групп-Минзәлә" идарәче компания игенчеләре эшенә киртә була алмады-биредә басу эшләре кызганнан-кыза бара. Биредәге кырларда берничә агрегат эшли.Идарәче компаниянең Мензелинский хуҗалыгы аграрийлары районда иң беренчеләрдән булып арпа һәм солы чәчә башладылар. -Тиз арада дым каплату, бөртеклеләрне чәчү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар....

Язның соңлап килүе, яңгырларның, салкын көннәрнең озакка сузылуы "Органик Групп-Минзәлә" идарәче компания игенчеләре эшенә киртә була алмады-биредә басу эшләре кызганнан-кыза бара.

Биредәге кырларда берничә агрегат эшли.Идарәче компаниянең Мензелинский хуҗалыгы аграрийлары районда иң беренчеләрдән булып арпа һәм солы чәчә башладылар.

-Тиз арада дым каплату, бөртеклеләрне чәчү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Техника көздән үк әзерләнде. Механизаторлар барысы да тәҗрибәле. Иң беренче булып үз агрегатын тырмаларга МТЗ-1221 дә эшләүче Владимир Федоров алып чыкты, аның артыннан ук МТЗ-1221 тракторына СЗП-3,6 чәчкече тагып Анатолий Волосков арпа чәчәргә кереп китте. Хәзер бу агрегат солы басуында эшли, чәчүчеләр Денис Тутулин һәм Альберт Мингалиев сынатмыйлар. Әлеге агрегатка орлыкны ГАЗ-53 автомашинасында Илназ Билалов ташып тора. Эшне озакка сузарга ярамый. Дым каплатуны тәмамлагач, уҗым культураларын тырмалый башлаячакбыз,-ди хуҗалык җитәкчесе Валерий Логинов.

Икенче басуга " Агротор" чәчү комплексы белән Альберт Козлов шулай ук арпа чәчәргә 28 апрель көнне әбәдтән соң кереп киткән һәм бер көн эчендә 50 гектар җирне чәчәргә өлгергән.Альбертның агрегатына ашламаны Артур Миңнегәрәев, орлыкны Владимир Җирнов ташып тора.

Яхшы орлык нигезе-сыйфатлы орлык һәм ашламалардан нәтиҗәле файдалану. Быел хуҗалыкта барысы 9 мең центнерга якын орлык салынган булган, бу планга карата 106 процент. Орлыкларны агулауда машинист Сергей Пакшин һәм Надеҗда Фәтхуллина хезмәт куялар. Алар бу көннәрдә 15 тонна арпа орлыгы 3,5 тонна солы орлыгын "Алюр" препараты белән инкрустацияләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"