Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Егерме дүрт оныкчыгының яраткан әбиләре Мәдинә апа Мардановага 90 яшь тулды

Мәдинә апа Марданова 1928 нче елның 15 январенда Минзәлә районы Тулбай авылында Сәхбетдин белән Нәгыймә гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Кечкенә Мәдинә 1935 нче елда Тулбай башлангыч мәктәбендә биш класс укыганнан соң, мәктәпне ташлап, әтисе Сәхбетдин белән атлар карарга булышып йөри башлый. Аңа ат җигәргә дә, үгез җигәргә дә...

Мәдинә апа Марданова 1928 нче елның 15 январенда Минзәлә районы Тулбай авылында Сәхбетдин белән Нәгыймә гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Кечкенә Мәдинә 1935 нче елда Тулбай башлангыч мәктәбендә биш класс укыганнан соң, мәктәпне ташлап, әтисе Сәхбетдин белән атлар карарга булышып йөри башлый. Аңа ат җигәргә дә, үгез җигәргә дә туры килә.1946 нчы елда сугыш кырыннан исән-сау әйләнеп кайткан, Тулбай авылы егете Шәйхенур Марданов белән гаилә коралар. Аларның бер-бер артлы алты балалары дөньяга килә килә. Бүгенге көндә балаларының барысы да исән-саулар. Унҗиде оныгының егерме дүрт оныкчыкларын күрү бәхетенә дә ия була Мәдинә әби. Бүгенге көндә туган авылында, төпчек улы Мирзагит гаиләсендә кадер-хөрмәттә яши.

Мәдинә апаны 90 яшьлек юбилее белән район башлыгы урынбасары Камиль Нәҗмиев, Урыс авыл җирлеге башлыгы Фазыл Маулин да котладылар. РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын, бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"