Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Эшмәкәрләр җыелган сөтне Әтрәкле авылындагы сөт җыю пунктына тапшырачаклар

Бүген район администрациясенең актлар залында авыл җирлекләре башлыклары һәм сөт җыючы эшмәкәрләр катнашында семинар киңәшмә булып үтте. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ленар Хайбуллин катнаштылар. Бу киңәшмәдә сүз халыктан җыелган сөтне сатып алу бәяләре турында...

Бүген район администрациясенең актлар залында авыл җирлекләре башлыклары һәм сөт җыючы эшмәкәрләр катнашында семинар киңәшмә булып үтте. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ленар Хайбуллин катнаштылар.

Бу киңәшмәдә сүз халыктан җыелган сөтне сатып алу бәяләре турында барды. Ә халыктан җыела торган сөтне сатып алу бәясе 20 сумнан да ким булмаска тиеш дип тәкъдим иттеләр. Сөт җыючы эшмәкәрләр "Заиковский" ҖЧҖ хуҗалыгындагы сөт җыю пунктына илтсәләр һәм ул анда суытылып, чистартылып тиешле кондинциягә китерелә,ә сөт җыючы эшмәкәрләргә чит районга барып йөрисе калмый. Биредә тапшырылган сөт югары сыйфатлы һәм 15 тоннадан артса (майлылыгы 3,6 проценттан ким булмаска, аксым 3,3 проценттан ким булмаска тиеш), халыктан җыелган сөткә бәя тагы да арттачак.

Чит район эшмәкәрләре безнең район авылларыннан сөтне җыймасыннар иде, дигән теләкләрен дә җиткерде эшмәкәрләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"