Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Гимназиядә “Озын толым” конкурсы

Гимназия бинасында "Ак калфак" җирле оешмасы вәкилләре тарафыннан "Озын толым" бәйгесе уздырылды. Анда гимназиядә белем алучы озын толымлы 10 кыз үзара көч сынашты. Тантананы ачып җибәреп, "Ак калфак" оешмасы вәкиле, гимназиянең миллли белем бирү буенча директор урынбасары Энҗе Усманова озын толымның элек-электән үк татар хатын-кызының күрке булуын әйтеп үтте. Бәйгенең...

Гимназия бинасында "Ак калфак" җирле оешмасы вәкилләре тарафыннан "Озын толым" бәйгесе уздырылды. Анда гимназиядә белем алучы озын толымлы 10 кыз үзара көч сынашты.

Тантананы ачып җибәреп, "Ак калфак" оешмасы вәкиле, гимназиянең миллли белем бирү буенча директор урынбасары Энҗе Усманова озын толымның элек-электән үк татар хатын-кызының күрке булуын әйтеп үтте. Бәйгенең шартлары белән таныштырды.

Беренче турда кызларның чәч озынлыгы үлчәнде. Әлеге үтә дә җаваплы эш - егетләргә тапшырылды. Нәтиҗәдә, Камилә Авзалетдиновадан да озын чәчлесе булмады. Аның чәч озынлыгы - 76 сантиметр. Икенче биремдә исә бераз башны эшләтеп алып, карточкадагы сорауларга җавап бирергә кирәк булды. Чәчнең нинди төрләре була, чәч юу тәртибе, чәч өчен нәрсә зарарлы, нәрсә файдалы кебек сорауларга кызлар тулы җаваплар яздылар. Алдагы биремнәрдә исә кызларның үзеңә-үзең һәм иптәш кызыңа матур итеп прическа ясый белүдәге фантазияләре сыналды. Жюри әгъзалары - шулай ук "Ак калфак" оешмасы вәкилләре -район мәдәният йорты директоры Энҗе Хәкимова, "Фаворит" матурлык салоны чәчтарашы Алсу Упаева, "Минзәлә" ММҮ хәбәрчесе Дифиза Нуриева прическаларның миллилегенә, конкурсантларның аларны матур итеп яклый белүләренә игътибар иттеләр. Кызларның сыйныфташлары исә музыкаль номерлар күрсәтеп, аларга өстәмә балл тупларга булышты.

Нәтиҗәдә, барлык кызлар арасында абсолют җиңүче булып 5 нче сыйныф укучысы Камилә Авзалетдинова калды. 5-7 нче сыйныфлар арасында 1-3нче урыннарга Ләйлә Хәбирова, Алия Мөхәммәдиева, Сабина Упаева лаек булды. 8-10 нчы сыйныфлар арасында исә 1-3 урыннарны Рената Гыйльфанова, Гүзәл Авзалетдинова, Регина Гайниева бүлештеләр, файдалы бүләкләргә ия булдылар. Башка катнашучылар исә төрле номинацияләрдә бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"