Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Гөлшат Зәйнашева истәлегенә багышланган бишенче фестиваль

Минзәлә педагогия көллияте бинасында Габдулла Тукай премиясе лауреаты, якташ шагыйрәбез, күпсанлы җырлар авторы Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган "Язылмаган китап" дип исемләнгән әдәби-музыкаль фестиваль үтте. Быелгысы исә - бишенчесе. Әлеге тантанага башкаладан Сара Садыйкова фонды җитәкчесе Әзһәр Хөсәенов, Гөлшат апа Зәйнашеваның кияве, фестивальне оештырып йөрүче Рафаэль Шакирьянов, күренекле шагыйрә Шәмсия Җиһангирова,...

Минзәлә педагогия көллияте бинасында Габдулла Тукай премиясе лауреаты, якташ шагыйрәбез, күпсанлы җырлар авторы Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган "Язылмаган китап" дип исемләнгән әдәби-музыкаль фестиваль үтте. Быелгысы исә - бишенчесе.

Әлеге тантанага башкаладан Сара Садыйкова фонды җитәкчесе Әзһәр Хөсәенов, Гөлшат апа Зәйнашеваның кияве, фестивальне оештырып йөрүче Рафаэль Шакирьянов, күренекле шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, җырчылар - Искәндәр Биктаһиров, Рәсим Низамов, Зөлфия Зарипова, музыкант Әхмәд Кәримов кебек мөхтәрәм затлар килгән иде.

Кунакларны район башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Роза Салдаева, педагогия көллияте директоры Ринат Ибраһимов сәламләде. Алар Минзәләне илебезгә таныткан якташ шагыйрәбез иҗатын өйрәнүдә, аның мирасын саклап калуда мондый төр чараларның мөһимлегенә басым ясады. Киләчәктә дә Гөлшат Зәйнашеваның туганнары, иҗатташ дуслары белән бәйләнешләр өзелмичә, фестиваль дәвамлы булсын иде дигән теләкләрен җиткерде.

Сәхнәдә иң элек Гөлшат Зәйнашева иҗаты буенча уздырылган нәфис сүз бәйгесенең 1, 2, 3 нче дәрәҗә Диплом лауреатлары - Минзәлә, Тукай, Түбән Кама районнарыннан килгән балалар бакчалары нәниләре, мәктәп укучылары һәм студентлар шагыйрә иҗат иткән шигырьләрне укыдылар, җырларын башкардылар. Педагогия көллияте укытучылары һәм укучылары тамашачыларга якташ шагыйрәбезнең тормыш юлын кабат исләрендә яңартты. С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары күрсәткән өзекне карагач, күзләр яшьләнде.

Тантана ахырында исә сәхнә кунаклар хозурына тапшырылды: җырчылар Минзәлә тамашачысына Гөлшат апа Зәйнашеваның һәркемгә таныш, моңлы, күңелгә үтеп керүче җырларын башкарды. Рафаэль Вәлиевич әлеге бәйрәмне оештыруда катнашкан һәркемгә истәлекле бүләкләр тапшырды, нәфис сүз сөйләүчеләр исә Грамотлар белән дә бүләкләнде.

Гөлшат Зәйнашеваның бала чагы Югары Тәкермән авылында уза. Аны әлеге җирлектә хөрмәт итәләр, һәрвакыт хәтерлиләр, яратып искә алалар. Узган ел аның истәлегенә стелла торгызылган иде, шагыйрәнең исемен мәңгеләштерү максатыннан яңа бер урам аның исемен йөртә. Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова быел да шагыйрә хөрмәтенә стела янына биш алмагач (чөнки быел фестиваль бишенче тапкыр уза) утыртулары, мемориалына, аны тәрбияләгән Маһния апа каберенә чәчәкләр куюы хакында сөйләде. Гөлшат Зәйнашеваның кияве Рафаэль Шакирьяновка узган елгы фестивальдә төшкән фотолар белән тулыланган фотоальбом бүләк итте, үз җирлекләренә кунакка чакырды.

Фестивальдә төшкән фотоларны соңрак фотогалерея бүлегеннән карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"